Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә 9 майда, Бөек Җиңү көнендә нинди чаралар уза?

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтәбез.

Бәйрәмгә әзерлек күптәннән башланды: төрле чаралар үткәрелә, һәйкәл-обелисклар тәртипкә китерелә.

8 май көнне район авылларында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар, ветераннар белән чәй мәҗлесләре, концертлар булачак.

9 майда – Җиңү көнендә район үзәгендәге Мәңгелек ут янында митинг оештырыла. Ул иртәнге сәгать 10 да башланачак. Тантана алдыннан район мәктәпләре укучылары “Үлемсез полк” акциясе кысаларында фронтовик туганнарының, бабаларының портретлары белән Чирмешән урамнарыннан узарга планлаштыралар. Әлеге акциядә катнашырга теләүчеләр иртәнге сәгать 9 да Чирмешән лицее, 1 нче һәм  2 нче Чирмешән урта мәктәбе янында җыелачак.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев