“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә пешекчеләргә дә ял сирәк эләгә
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә кыр эшләре тәмамланган. Бүген механизаторлар машина-трактор паркында техника ремонтлыйлар, ындыр табагында орлык калибрлау белән шөгыльләнәләр.
Җәмгыятьнең базасына килеп керү белән, тәртип күзгә ташлана. Комбайннарны һәм кайбер башка техниканы да, тиешле таләпләргә туры китереп, кышкы саклауга куйганар.
Җәмгыять администрациясе урнашкан бина яңа төс алган. Биредә капиталь ремонт үткәргәннәр икән, тышкы яктан сайдинг белән тышлаганнар, эчендә дә үзгәрешләр шактый.
-Күптән ремонт турында уйлап йөрдем, ниһаять, быел бу эшне башкарып чыктык, - диде җәмгыять директоры Илшат Гозәеров, төзекләндерү эшләре белән кызыксынгач.
Илшат Сәйфулла улының андый гадәте бар, кайда гына эшләсә дә, ул эшчеләре өчен уңай эш шартлар булдырырга тырыша. Әнә, гаражда техника ремонтлаучылар да җылыда, яктыда эшлиләр. Мин килгәндә монда зур автомат капка урнаштыралар иде.
-Ремонт эшләре дә төгәлләнеп килә. Тырмалар инде әзер, бу көннәрдә егетләр чәчкечләрне ремонтлыйлар, - диде җәмгыять җитәкчесе. – Аннары аларга ял - отпуск бирәбез. Техника белән проблема юк, мөмкинлек булганда яңартып торабыз, узган елны ике трактор, бер комбайн, бер чәчү комплексы алган идек.
“ЧИРМЕШӘНАГРО”да нәтиҗәләрне ел ахырында гына ясыйлар, шунда яхшы хезмәтчәннәрне дә билгелиләр, алдынгыларга премияләр тапшыралар.
-Елына карата уңыш начар булды дия алмыйм. Бодайны, арпаны, солыны, борчакны, барысын да вакытында җыеп алып, складларга салдык. Бүген ындыр табагында орлыкларны калибрлыйбыз. Инде заказлар да бар, республикадан гына түгел, башка төбәкләрдән дә шалтыраталар. Көнбагыш, башка еллар белән чагыштырганда, яхшырак та чыкты, гектардан 22 центнер уңыш алдык. Быел бу культура 850 гектар мәйданда игелде, - ди Илшат Сәйфулла улы.
Җәмгыятьтә 3500 гектар мәйданда җирләр туңга сөрелгән, 1200 гектарда уҗым культуралары чәчелгән.
Гаражда техниканы ремонтлаучы механизаторларны җәмгыятьнең ашханәсендә әзерләнгән кайнар аш белән дә сыйлыйлар икән.
-Ашханә ел дәвамында эшли дисәк тә була. Кызлар кыш айларында гына бераз ял итеп алалар, - диде бу хакта җитәкче.
Сүз уңаеннан, җәмгыятьтә даими рәвештә 30 кеше хезмәт куя, кызу эш вакытында өстәмә эшчеләр дә алырга туры килә. Уртача хезмәт хакы 32 мең сум тирәсе, билгеле, кыш айларында ул азрак, урак вакытында күбрәк тә булырга мөмкин.
-Бездә, нигездә, озак еллар эшләүче, тәҗрибәле белгечләр, - диде Илшат Гозәеров. – Әйтик, Иске Котыштан кадәр килеп йөрүче Сергей Борисов, Иске Сережкинодан Михаил белән Дмитрий Корниловлар, Чирмешәннән Александр Беззубов һәм башкалар да тырыш, уңган механизаторлар.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев