Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчылары чүплек урынына миләш агачлары утыртканнар

Район үзәгендә яшәүче кайберәүләр Кече Чегодай авылы янындагы терлекчелек фермасы тирәсен чүплеккә әйләндергәннәр. Әлеге территорияне урманчыларга чистартырга туры килде.

Берничә ел элек монда барлыкка килгән чүплекне юк итеп, рекультивация ясап, тигезләп, бу урынны тәртипкә китергәннәр иде. Тик, ни кызганыч, чирмешәнлеләр арасында көнкүреш чүпләрен янә шунда гына актарып китүчеләр табылган. Чирмешән урманчылары бу хәлгә битараф калмыйча, чүплекне җыештырып, биредә 50 төп миләш агачы үсентеләре утырттылар.

-Хөрмәтле райондашларыбыз, тирә-юнебезне, зинһар, чүпләмик, - диләр урманчылар.

 Гүзәл Газыймова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев