Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән урманчылары бер тонна имән чикләвеге җыйганнар

Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре быел бер тонна имән чикләвеге җыеп, аларны питомникка чәчкәннәр.

-Быел имән чикләвеге бик күп булды, бу агач биш елга бер тапкыр гына шундый уңыш бирә, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. - Без бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булдык. Планда каралган 160 килограмм урынына бер тонна чикләвек җыеп, шуларны иске питомнигыбызга чәчеп тә куйдык.

Урманчылар быел дәүләт урман фондында, ягъни урманда, элек киселгән урман урыннарында 40 гектар мәйданда чыршы, нарат, корыч агач (ясень), карагай (лиственница) утыртканнар. Утырту материалы – барысы да район питомнигында үскән үсентеләр. Тагын 77 гектарда, соңгы биш елда утыртылган мәйданнарда, өстәмә утырту уздырылган: яңа урында тамыр җибәреп, тернәкләнеп китә алмаган агачларны яшь үсентеләргә алмаштырганнар.

Җәй айларында урманчыларның эшләре аеруча күбәя, шунлыктан алар сезонлы эшчеләр дә яллыйлар.

-Без биш ел буе урманнарда утыртылган  үсентеләрне дә тәрбияләп торабыз, - ди Алмаз Ривгать улы. - Рәт араларыннан культиватор белән үтәбез, ә үсентеләрнең төпләрен кул белән эшкәртелә. Ялланган эшчеләр - бригададагы апалар яшь агачларның төпләрендәге чүпне сезонга берничә тапкыр кәтмән белән юк итәләр. Алар ук питомникта да хезмәт куя, урман үстерүдә өлешеләре бик зур.

Үткән ел ясалган 5 гектарлы яңа питомникта  гадәти нарат, чыршы үсентеләре янында зәңгәр чыршы да тамыр җибәргән. Соңгыларын районыбызны яшелләндерү өчен үстерәләр. Берничә елдан әлеге чыршылар торак пунктлар урамнарына утыртылачак.

Күпләр урманнардагы кызыл төскә буялган баганаларга игътибар иткәндер - урманчылар телендә ул “квартал баганасы”, дип атала. Шактый еллар элек утыртылган бу күрсәткечләрне яңаларга алмаштыру эше дә башланган.

-Квартал баганалары урманның хуҗасы барлыгын аңлата, - ди Алмаз Мотыйгуллин. - Аннан соң, ул урманнарда адашучыларга юл күрсәтүче дә. 112 номерына шалтыратып нинди санлы квартал баганасы янында икәнеңне әйтсәң, бәладан бик тиз котылырга була.

Быел урманчылар үз конторалары артындагы ташландык участокны да эшкәртеп, тирәсен тотып алып слива, чия, дүләнә  (боярышник) орлыклары чәчкәннәр.

-Бер башлагач, серне ачыйм инде, биредә балалар питомнигы булачак, - диде урманчылык җитәкчесе. - Язга биредә мәктәп урманчылыклары белән эш башлап җибәрергә планлыйбыз. Бу укучыларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә зур ярдәм булыр, дип уйлыйм. Балалар урманның ничек үсүен үз күзләре белән күрәчәк һәм бу эштә катнашачак.

Район юллары буйларында, урман янәшәләрендә, юлаучыларга ял итү өчен 14 беседка бар. Урманчылар иртә яздан ук аларны ремонтлап, буяп, матурлап куйганнар. Чирмешәнгә керү юлында, Имәнлек янында, һәм Урманасты Үтәмеш авыллары янында аншлаглар яңартылган.

Быел урманчылык конторасы территориясендә урман хуҗалыгы ачкан, табигатьнең экологик чиста байлыклары сата торган кибет эшли башлау да - зур вакыйга. Биредә үзебезнең урманнарда үскән файдалы үләннәр, җимешләр, төрле агачлардан ясалган мунча миннекләре сатып алырга мөмкин.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев