Чирмешән районының Түбән Кәминкә авылыннан Мәрьям әби депутатка оекбашлар бүләк иткән
Авылларда халык җыеннарының соңгылары үтте. Бу мөмкинлектән файдаланып, күпләр район җитәкчеләренә үзләрен борчыган мәсьәләләрне җиткерә алдылар. Юллар, төзелешләр, буалар, зират өсте, чишмәләр, мәет озату мәшәкатьләре – авыл кешесенең кирәк әйберләре күп аның.
-Безнең халык сабыр, рәхмәтле бит инде ул. “Юлыбыз, суыбыз бар, ут янып тора”, дип безнең авылда үткән җыенда рәхмәт әйтүчеләр булды, - ди Кармыш авыл җирлеге башлыгы Илдар Фәтхетдинов. – Әмма бу, эшебез беткән икән, диюебез түгел, авыл халкының үтенеч-гозерләрен үтәү, тормыш-көнкүрешен ансатлаштыру эшен дәвам итәбез.
Җирлек башлыгы әйтүенчә, быел Яшәүче зиратына юлны ясап, вак таш җәймәкчеләр - үзсалым акчасы җиткән күләмдә.
Моңа кадәр җыелган үзсалым акчаларының бер өлешенә Кармыштагы зират тирәсенең бер буен, халык бакчалары ягын тотып алу өчен профторбалар алып куйган булганнар. Быелгы үзсалым акчасы әлеге эшне төгәлләү өчен дә тотылачак.
Кармыштан Яшәүчегә чыгып китү ягындагы “Ерак кизләү” быел матураерга тиеш. Халыкның күмәк акчасына шушы чишмәне төзекләндермәкчеләр.
Яңа Элмәле авыл җирлегендә узган җыенда һаман да шул юллар мәсьәләсен кузгатканнар. Ике авылда да: Яңа Элмәледә дә, Иске Элмәледә дә бу проблема бар. Дөрес, быел республикадан бирелгән акчага Яңа Элмәледә 400 метрлап озынлыктагы Молодежная урамы юлын вак таш өслекле итмәкчеләр.
-Урамнарны яктыртуга зар белдерүче булмады, шулай да лампочкалар куясы урыннар бар әле. Төлкеләр күбәйде, ди халык. Әлеге проблеманы хәл итү буенча районда “боз кузгалды”. Яңа Элмәлегә “туры юлдан” керү уңаендагы посадканы корыган агачлардан арындрасы бар. Авылда Чувашиянең халык шагыйре, якташыбыз Порфирий Афанасьевның йорт-музеен ясыйбыз. Бу эш авыл территорияләрен комплекслы үстерү програмамасы кысаларында башкарыла. Йорт әзер, хәзер мәктәп укытучылары, укучылар экспонатлар туплау белән мәшгуль, - ди Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Вячеслав Мельников.
Мәктәп дигәннән, быел Яңа Элмәле мәктәбендә – 31, Иске Элмәледә 74 укучы белем ала. Былтыр бу ике авылда 12 бала туган, 17 кеше бакыйлыкка күчкән.
Туймәттә Пушкин һәм Горький урамнары, мәчет яныннан тотынып, зиратның Югары як капкасына кадәр булган юлны төзәтүләрен сорыйлар. Ул әлегә өлешләп-өлешләп ясалган хәлдә.
-Моннан кала, җыенда халыктан аерым сораулар булмады. Юллар темасын дәвам итеп, без узган елда Мәктәп урамы юлының бер өлешен, чокыр-чакырларын үзсалым акчасына ямадык. Быел да үзсалымның бер өлешен шунда тотачакбыз. Булган юлларны безгә ничек булса да сакларга кирәк. Яңа асфальт юллар салу кайчан була әле, хәзер ул бик кыйммәт тә, - ди Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов.
Туймәтлеләр үзсалым акчасына җиңел автомашинага тагыла торган арба- прицеп та алмакчылар. Ул 50 меңнәр чамасы тора икән.
-Тормыш бит. Халык туа, үлә тора дигәндәй. Мәетләрне Әлмәткә алып барырга, алып кайтырга туры килә, бигрәк тә ялгыз яшәүчеләрне. Арба, нигездә, шуның өчен кирәк. Гел кемнәндер алып тора алмыйсың, үзеңнеке булса яхшы. Халык та моңа риза, - ди авыл җирлеге башлыгы.
Түбән Кәминкәдәге җыенда ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да катнашкан. Казаннан килгән кунак, чара алдыннан, 93 яшьлек тыл ветераны, үз аягында йөрүче, зиһенле Мәрьям Зәдайханова янына кереп хәлләрен белгән, бүләкләр тапшырган. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, Мәрьям әби дә депутатны үзе бәйләгән оекбашлар белән сөендергән икән.
Аннан депутат җыенда чыгыш ясап, әлеге җирлек җитәкчелеге эшчәнлегенә яхшы бәя биргән.
-Без район җитәкчелегенә Түбән Кәминкәнең Үзәк урамында яшәүчеләр зарын җиткердек. Монда 50гә якын йортта электр көчәнеше җитми. Кер юу машиналары, суыткычлар эшләвенең рәте юк. Проблеманы хәл итү юлын тәкъдим иттек: иске амбулаториядә трансформатор бер бина өчен эшли, шуңа тоташып булмасмы? Егәрлеге җитәргә тиеш, сүз 400 метрлар ара турында бара, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков.
Төлкеләр азудан мондагы халык та интегә. Ике авылга керә торган юллар нык тузган. Кара Чишмәдә алты урамга яхшы юл кирәк.
Район җитәкчелеге – район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин Кара Чишмә һәм Түбән Кәминкә мәктәпләрендә шахмат зонасы булдыру максатында әлеге уен өчен кирәк-яраклар бүләк итәчәкләрен әйткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев