Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Әмир авылында сөлге җыйдылар

Әмирдә Сөлге җыйдылар. Быел бу, борынгыдан килгән, бәйрәм-йола тыйнаграк үтте.

Коронавирус белән бәйле, санаулы гына егетләр битлекләр киеп йөрделәр, бүләкләрне күбрәк “капка аша” гына кабул иттеләр. Билгеле, авыл көйләрен җырладылар, аякларын яздырып, биеп тә алдылар.

- Бик матур бәйрәм, яшь чаклар искә төште, - ди үзе дә колгага чигүле кулъяулык бәйләгән пенсионерка Гөлнур апа Харисова. - Чиккән кулъяулыкларым тагын бар, тагын җыйсалар, тагын бүләк бирәм.

Үткән бер ел дәвамында Әмирдә ике пар кавышкан. Рәмис һәм Миләүшә Җиһаншиннар, Рәсим һәм Нәзилә Җиһаншиннар сөлгеләрен колганың күренекле урынына бәйләгәннәр. Алар янында соңгы таба чигелгән, хушбуй исе сеңгән тагын байтак кулъяулык, яулыклар урнашты.

Сөлгене күбрәк быел армиягә китәргә тиеш егетләр – Айнур Галимов һәм Зөлфәт Зыятдиновлар күтәреп йөрде, бу почетлы миссияне башка егетләр дә үтәде.

Билгеле сәбәпләр аркасында сөлге җыю бер ай чамасы соңга калды, әмма бөтенләй кичектерелмәде. Инде Сабан туйларын көтәбез. Әмирдә бәйрәмгә бүләкләр – сөлгеләр бар да инде.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев