Чирмешән районының Иске Кади авылында яшәүче гаилә 17 килограммлы күркәләр үстерә
Безнең районда

Чирмешән районының Иске Кади авылында яшәүче гаилә 17 килограммлы күркәләр үстерә

Иске Кади авылында яшәүче Галия һәм Рәиф Камаловлар хуҗалыгында 100ләп баш кош-корт исәпләнә.

Камаловларның йортына килеп керүгә озын аякларына йомшак кына басып, кабарынып, ата күркә каршыга чыкты.

-Кайбер күршеләребез дә күркәдән курка, - дип елмаеп каршы алдылар безне хуҗалар.

Аларның йортларында, күркәләрдән тыш, мулардлар, тавыклар, бройлерлар, хәтта кечкенә генә “мексика” нәселле тавык белән әтәч тә бар, әйтерсең, кошчылык фермасы.

-Күркәләрне берничә ел асрыйбыз. Ике ана, бер ата күркәбез бар. Кыш чыктылар, йомырка салып, 12 бәпкә дә чыгардылар, - ди хуҗабикә. – Шунысы кызык, берсе салды, икенчесе утырды. Аның өчен махсус оя ясадык, 28 көн утырды.

Күркәләре инде зур ук булган. Алар өчен урам якта читлек ясап куйганнар.

-Иреккә чыгарсаң, шунда ук күз алдыннан югалалар, бик тиз йөгерәләр, - ди йорт башлыгы.

Күркәләргә әүвәл махсус катнашазык ашаталар, аннаң соң инде бөртек тә бирергә ярый, яшел азык – үлән дә яраталар икән.

- Бу кошның ите төрле витаминнарга һәм микроэлементларга бай, диетик кыйммәткә ия, ашауга да тәмле. Шулпасы да бик тәмле була. Итен иттарткычтан чыгарып кәтлиләр пешерәм, пилмән дә ясап куям. Ана күркәләре 8 килограммга кадәр җитә, ә аталары 16 – 17 килограмм да булырга мөмкин. Күркәләребез йомырка да сала, тавыкныкыннан ике тапкыр зуррак, тәме һаман шул, аерылмый. Беләсезме, алар тавыкларга караганда, бик чиста кошлар, - дип мактап куйды күркәләрен Галия ханым.

 

фото: автор


Нет комментариев