Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының иң тату сыйныфы - 1нче Чирмешән урта мәктәбендә

“Тату сыйныф серләре” республикакүләм бәйгенең муниципаль этабында 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 8 нче “а” сыйныфның ата-аналар комитеты беренче урынны яулады. Хәзер аларга зона турында шулай ук уңышлы чыгыш ясарга кирәк.

Район мәдәният йортында узган бәйгедә өч команда көч сынашты. 2 нче Чирмешән урта мәктәбенең 8 сыйныфның һәм Ивашкино урта мәктәбенең 5 сыйныфның ата-аналары да әлеге чарага бик җитди әзерләнгәннәр.

- Бәйге таләбе буенча укучылар һәм әти-әниләр бергәләп аерым бер сыйныфның ничек дус яшәвен күрсәтергә, бергәләп оештырган чаралар турында сөйләргә тиеш, -диде район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Рәхимҗанова.

Чара башланыр алдыннан җюри сыйныфларның фотоальбомнары, стена газеталары, плакатлары белән танышты.

Бәйге өч этаптан торды. Әүвәл һәр команда үзенең “визит карточкасын” күрсәтте, үзе белән таныштырды, аннан соң аерым проектны якладылар һәм сәнгать номеры күрсәттеләр.  

Быелгы бәйге Цифрлаштыру елына багышланган, мәктәп вәкилләре үз чыгышларын әлеге темага туры китереп төзегәннәр. Өч команда да тырышкан, һәрберсе үзенчәлекле, ләкин җюри фикере буенча, 1 нче Чирмешән мәктәбе командасының чыгышы яхшырак булды. Алар бүгенге ярышта беренче урынны яуладылар һәм 20 мең сумлык сертификатка ия булдылар.  Ивашкино мәктәбе – икенче, 2 нче Чирмешән мәктәбе өченче урында.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев