Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районындагы мигрантларның күбесе – Үзбәкстаннан

2019 елда безнең районда 794 кешегә Россия Федерациясе гражданлыгын раслаучыы паспорт бирелгән. 572 гражданин яшәү урыны буенча теркәлгән, 604е исәптән төшерелгән. Россиянең башка субъектларыннан безгә 66 кеше килгән.

-Мигрантларның төп өлешен БДБ дәүләтләре - элеккеге союздаш республикалар  һәм башка ил гражданнары тәшкил итә, - ди Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча миграция пункты начальнигы Наилә Мәссарова.

Үзбәкстаннан – 49, Әрмәнстаннан – 12, Әзербәйҗаннан – 7, Таҗикстаннан һәм Төрекмәнстаннан – дүртәр, Казахстаннан – 3, Германиядән һәм Эстониядән – икешәр, Төркия, Кыргызстан һәм Украинадан берәр кеше.

Узган елда даими яшәүгә – 11 һәм вакытлыча яшәүгә 7 рөхсәт бирелгән. Даими яшәү рөхсәте белән безнең районда – 23, вакытлыча рөхсәт белән 19 кеше гомер итә. Миграция хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, эш оештыруның төп юнәлеше – дәүләт хезмәтләрен электрон ысулда тәкъдим итү. Ел буена бирегә дәүләт хезмәтләрен алуга 1793 гариза кергән, шул исәптән 452се - күпфункцияле үзәк аша, 1311е – электрон ысул белән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев