Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында юлларда имгәнүчеләр күбәйгән

Быел район юлларында һәлакәтләр, имгәнүләр былтыргыдан сизелерлек күбәйгән. Елның беренче өч ае мәгълүматлары бу өлкәдә эшне бер-бер көчәйтү кирәклегенә ишарәли.

Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышында әлеге хәл район башлыгы, комиссия рәисе Фердинат Дәүләтшинның да игътибарыннан читтә калмады. “Тишеле органнар, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсенә бу яктан эшне яхшыртырга, таләпчәнрәк булырга кирәк“, - диде ул. Белем бирү учреждениеләре тирәсендә тизлекне мәҗбүри киметү средстволары кую нәтиҗәле. Җәяүлеләргә хәрәкәт өчен куркынычсыз шартлар тудыру буенча эшне дәвам итү, юл-транспорт һәлакәтләренең, кагыйдәләрене бозуның төп сәбәпләрен ачыклау сорала.

Алкогольдән исерекләргә медицина тикшерүе үткәрү, аның тәртибе, яшүсмерләр тарафыннан хокук бозуларны кисәтү, учетка куелганнар белән эшләү хакында да сүз барды, утырышта берничә җитәкче чыгыш та ясады.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән