Чирмешән районында транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән дүрт шофер “эләккән”
Район автоинспекторлары гыйнвар аенда аек булмаган хәлдә автотранспорт белән идарә иткән дүрт машина йөртүчене ачыклаганнар. Аларның берсе нәкъ шуның өчен “лишенный” булып, исерек хәлдә янә руль артына утырып юлга чыккан.
Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, юл инспекторлары 1 гыйнвар көнне, көндезге 11ләр тирәсендә, Ульяновка авылында “Ниссан” автомашинасын туктаталар.
-Йөртүчесенең документларын тикшергән вакытта аңардан алкоголь исе сизелде. Баксаң, шофер махмырдан икән, әмма ул ”төрепкәгә” өрүдән баш тартты. Больницада үткәрелгән химия-токсикология экспертизасы да кагыйдә бозучының алкоголь кулланганлыгын раслады, - ди районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.
18нән 19 гыйнварга каршы төндә Кече Чегодай авылы янында туктатылган ВАЗ-2110 автомашинасының йөртүчесе дә аек булмаган. Моны алкотектор да дәлилли, Чирмешән кешесе үз гаебен таныган. Район үзәгенең Совет урамында “Лада-Калина” автомашинасын туктаткач, шоферының шулай ук алкоголь кулланганлыгы ачыклана.
Хәзер әлеге кагыйдә бозучыларга ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү, 30шар мең сум штраф яный. Моны суд хәл итәчәк.
-Ә менә ВАЗ-2109 автомашинасын идарә иткән Лашман авылы кешесенә җәза кырысрак булачак. Ул автотранспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен моңа кадәр дә таныклыгыннан мәхрүм ителгән иде, шуның өчен бирелгән җәза срогы чыкмаган. Әмма ул 1нән 2 гыйнварга каршы төндә кабат руль артына утырган, өстәвенә исерек тә иде. Хәзер бу кешегә 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф яки мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза яный. Аны хәтта ирегеннән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр, - ди Рәмис Шәкүров.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев