Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында суганга төштеләр

Кара Чишмә авылында яшәүче Шәйхетдиновлар гаиләсе ел саен күпләп суган үстерә. Авылда алар беренчеләрдән булып бакчага чыгалар, яздан – утыртырга, көздән - уңыш җыярга.

-11 стакан кара орлыкны сибеп бетердек, инде вак суган орлыгын утырта башладык, - ди Кайнә апа Шәйхетдинова. – Бакчаны көздән сөреп калдырган идек, хәзер мотоблок белән йомшартып кына чыктык. Башка кайбер елларны, суган утыртканда, туфрак кулга ябыша иде, быел юк, җир коры.

Шәйхетдиновлар узган елны үстергән орлыклык суганның күп өлешен сатып бетергәннәр. Эре суганны да урнаштырганнар, хуҗабикә әйтүенчә, аңа алдан ук заказ бирәләр.

-Энем вак орлыкны Түбән Камага алып китте. Бик тиз алып бетергәннәр. 50 мең сум акча кайтарып бирде, - ди Кайнә ханым.

Салкын булып, кар яуса, “дудкага” китә диләр бит, - дим оста бакчачыга.

-Андый еллар да булды, утырткан суган кар астында калган чаклар хәтеремдә, ләкин зыян тимәде. Сугын әрсез бит ул, бик үк салкын булмаса, туңмый,  - ди әңгәмәдәшем. – Бәлки, орлыктан да торадыр, безнең орлык яхшы.

Кара Чишмә авылында инде байтак гаиләләр бакчага чыккан, ял көннәрен көтеп тормыйлар, туфрак коры, дип, чәчү эшләрен төгәлләргә ашыгалар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев