Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районында чиләк-чиләк җиләк җыялар

Бу көннәрдә халык җир җиләгенә “ябышты“. Җиләк аланлыкларда, урман, посадка кырыйларында, хәтта тыкрыкларда да кызарып пешкән, өлгергән.

Кура җиләге дә “мине өзегез инде“ дигән сыман үзенә тартып тора, карлыган да каралды. Бераздан чия җыясы була. Яңгырлар яугач, кәбестә, бәрәңге, суган үсентеләре дә шаулап үсә, күпчелек помидор, кыяр уңышын да авыз итә.

Иренмә генә, быел печәнсез дә калмабыз, болыннарда кайбер урыннарда үләннәргә кагылучы гына юк, рулоннар китергәннәрен көтәбез.

Бүген яңгыр яварга мөмкин...

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев