Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында апрель аенда янгыннар күп булды

Коры көннәрдә ут белән аеруча сак булу кирәклеге хакында кат-кат кисәтүләр юкка түгел шул. Әнә апрель аенда гына да районда 8 корылма, 24 тапкыр коры  үлән янган.

135 нче Чирмешән янгын-коткару частеннан хәбәр итүләренчә, күптән түгел “Ивашкино авылында йорт яна”, - дип 01 телефоны буенча көндезге берләр тирәсендә    шалтыратып әйтәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә монда мунча януы ачыклана. Утны сүндерәләр. Ул чүп яндырганда саксызлык аркасында чыккан дип фаразлана.

Төш вакытындарак,  Лагерка авылындагы ындыр табагы  склады януы хакында  ГЛОНАСС системасы аша хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә бура стеналы, файдаланылмый торган склад ачык ут эчендә була. Алар “кызыл әтәчкә” янәшәдәге, 5 метр тирәсе ераклыктагы бинага үрләү юлын “яба”. Янгында кешеләргә зыян килмәгән.

Беренчел фаразлар буенча, бәла билгесез затның ут белән саксыз эш итүе сәбәпле чыккан.

17 апрельдә, кичке сигезләр тирәсендә, Кара Чишмә авылының Совет урамында гараж януы хакында  телефоннан шалтыратып әйтәләр.  Авыл халкы янгын сүндерүчеләр килгәнче үк утны сүндерә. Ут гаражның эчке стенасына зыян салган. Беренчел фаразлар буенча, янгын электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.

Район үзәгендәге Кояшлы урамында мунча януы хакында хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә,  бурадан күтәрелгән, сайдинг белән тышланган  мунча бинасы януы ачыклана. Ут корылманың түбәсенә, эчке стенасына бераз зыян китергән.

Узган атнада, көндезге 10 нар тирәсендә,  Иске Элмәле авылында  абзар януы һәм утның торак йортка (ара 5 метрлар) күчү куркынычы булуы хакында хәбәр килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләрне каршы алган күршеләр, ут капкан абзарларда кеше һәм мал-туар булмавын әйтәләр. Бер сарай ут эчендә кала, икенчесе өлешчә һәм печән яна. Халык абзардагы  бер баш дуңгыз һәм дүрт дуңгыз баласын чыгарып өлгергән. Янгынны сүндерәләр, әмма ут бер абзарны һәм 30 төргәк печәнне юк итә, икенче абзар да гамәлгә яраксыз. Беренчел фаразлар буенча,  монда электр җиһазларын файдалану кагыйдәләре бозылган.

-Халкыбыз ут белән сак булсын иде. Соңгы арада ут казалары бик күп. Корылыклы 2010 елда да, быелның апрель аендагы кебек, янгыннар еш булган икән, - ди райондагы Бердәм диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Гөлия Яруллина.

фото: pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев