Чирмешән районында алкоголь нефть объектлары янәшәсендәге авылларда күп сатыла
Быелның беренче өч аенда (гыйнвар, февраль, март) районның сәүдә нокталарыннан алкоголь продукциясе сату, былтыргы шул чор белән чагыштырганда, Шешминка авыл җирлегендә бермә-бер арткан. Ә Иске Кадида, киресенчә, хәмер сату кимегән.
Район башкарма комитетының икътисад бүлеге җибәргән мәгълүматлардан күренгәнчә, Шешминкада былтыр бу вакытка җан башына 0,59 литр исерткеч сатсалар, быел әлеге күрсәткеч 1,10 булган. Иске Үтәмеш, Түбән Кармалка, Бәркәтә авыл җирлекләре кибет киштәләре дә алкогольдән тиз бушый. Шунысы игътибарга лаек, бу төбәкләр – соңгы елларда яңа нефть объектлары арткан җирлекләр.
-Җан башына исерткечләр сату күләме ягыннан район үзәге сәүдә нокталары “лидерлыкны” бирми. Өч айда алкоголь иң күбе Чирмешәндә, җан башына 3,70 литр сатылды. Бәркәтәдә – 3,0, Күтәмәдә – 3,07, Яңа Кади авыл җирлегендә – 2,45 литр, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.
Иске Кади авыл җирлеге кибетләреннән алкоголь сату, былтыргы өч ай белән чагыштырганда, нык кимегән. Монда быел җан башына әлеге күрсәткеч 0,78 литр (былтыр – 1,27 литр) туры килә. Ульяновка, Кармыш, Яңа Элмәле, Мордва Афонькәсе кибетләреннән дә алкоголь продукциясе күп сатылмый.
Саннар менә шундый. Райондашларыбызны хәмер куллануга өндәвебез түгел. Мөселманнар өчен Изге Рамазан ае - бу начар гадәттән арынуга форсат, мөмкинлек.
“Астан”, закон бозып алкоголь сатучылар хакында Интернет аша “Халык контроле” порталына язарга мөмкин булуын кабат искә төшерәбез. Факт раслана икән, хәбәр бирүчене акчалата бүләкләү каралган.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев