Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 37 кеше - ВИЧ-инфекцияле авыру

Районыбызда ВИЧ-инфекция авырулы 37 кеше исәптә тора. Быел, әлегә, андыйлар ачыкланмаган. Тирә-күршеләр, зур шәһәрләр белән чагыштырганда, районда хәл тотрыклы.

-Бу һич кенә дә тынычланырга нигез бирми, чөнки Чирмешән районында да әлеге чир буенча тикшеренү үтүчеләр планлаганнан да бик аз, - диде СПИД үзәгенең Әлмәт филиалы профилактикалау бүлеге мөдире Алсу Газыймова районның СПИДны профилактикалау һәм аның белән көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышында.

ВИЧ-инфекция – инфекцияле хроник авыру, ул кешенең иммун системасын зарарлап, көчсезләндереп, СПИДка әверелә. ВИЧ җиңел юл белән, кан һәм башка биологик сыеклыклар аша күчә.

Утырышта искәртүләренчә, әлеге чирне вакытында белсәң, авыруны дәвалау ансатрак бирелә, гомерне сизелерлек озайтып була. Таблетка эчсәң, тиешле вакытта анализ тапшырсаң башкаларны да куркыныч астына куймыйсың. Кызганыч, авыл җирендә, кечкенә шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында, больницага барып күренсәң, синең чирне башкалар белергә мөмкин дигән курку хисе дә бар. Бигрәк тә олылар арасында. Яшьрәкләр аңа тынычрак карый, чөнки алар СПИД, ВИЧ-инфекция турында мәгълүматлы.

Соңгы елларда ВИЧ-инфекцияле авырулар олыраклар, 35-65 яшьлекләр арасында ешрак ачыклана, диләр.

Шуны да әйтү урынлы булыр, районда ВИЧ-инфекция авырулы ике кеше тикшеренүгә килми, дәваланмый икән, ягъни качып йөриләр. Аларны мәҗбүр итәргә дә ярамый, чөнки тикшеренү ирекле.

-Бу авыру турында сөйләргә, аңлатырга кирәк. Читтән килүчеләрне, миграция процессын контрольдә тоту мөһим, - диде СПИД үзәге бүлеге мөдире Алсу Газыймова. –Чирмешән үзәк больницасына методик ярдәм күрсәтү өчен, без дә монда ешрак килергә тырышырбыз.

-СПИДка каршы көрәш мәсьәләсенә игътибарны көчәйтергә тиешбез, бу чир проблема булудан туктамый, -  диде районның СПИДны профилактикалау һәм аның белән көрәш буенча ведомствоара комиссия рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Самат Хәйруллин, бүгенге сөйләшүне йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев