Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Кара Чишмә авылында китап туе үткәрделәр

Монда Илдар Кыямовның "Кара Чишмә карьясе" дигән китабының презентациясе уздырылды. (Казан, 30 июнь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Чирмешән районының Кара Чишмә авылында бәйрәм. Авылның мәдәният йортында авыл тарихына багышланган "Кара Чишмә карьясе" китабының презентациясе узды. "Татарстан Яңа гасыр" телеканалының "Манзара" тапшыруы редакторы һәм алып баручысы Илдар Кыямов 300 елдан артык тарихы...

Монда Илдар Кыямовның "Кара Чишмә карьясе" дигән китабының презентациясе уздырылды.


(Казан, 30 июнь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Чирмешән районының Кара Чишмә авылында бәйрәм. Авылның мәдәният йортында авыл тарихына багышланган "Кара Чишмә карьясе" китабының презентациясе узды.

"Татарстан Яңа гасыр" телеканалының "Манзара" тапшыруы редакторы һәм алып баручысы Илдар Кыямов 300 елдан артык тарихы булган туган авылының үткәне, рухи мәдәниятен чагылдырган саллы хезмәт башкарды.
"Кара Чишмә карьясе" китабына багышланган очрашу кичәсенә авылның яше-карты, күрше авыллардан, хәтта республика калаларыннан да халык җыелды.Читтә яшәүче "карешмәлеләр" дә авылдашлары шатлыгын уртаклашырга дип кайткан.

Чирмешән районының хакимият башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина үз чиратында Кара Чишмә халкын үзенчәлекле бәйрәм белән котлады. Авторга уникаль хезмәте өчен рәхмәт белдерде. 720 битлек әлеге саллы хезмәт, архив материалларына нигезләнгәнлектән, фәннилеккә дәгъва кыла ала һәм районның берничә авылы тарихына ачкыч булып тора.

Кара Чишмә авылы соңгы елларда күзгә күренеп матурлана. Авыл үзәгендәге ике катлы мәктәп ремонтланды, анда актлар залы эшләнгән. Хәзер балалар бакчасы да шунда, бөтен шартлары да бар, шәһәрнекеннән һич ким түгел. Мәдәният йорты төзекләндерелә, авылның берничә чишмәсе яңартылды, йортларга су кертелде, юллар салынды. Хәтта авыл кырыенда халыкка ял итәр өчен бер бакча да нигезләгәннәр. Шушы күркәм башлангычларны оештыручы, чарасын табып, иганәчеләрне кузгатып йөрүче бер фидакяр егет бар. Ул - Түбән Кәмиинкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Рифкать улы Халиков. Ике авылның да ихтыяҗларын йөрәге аша уздыручы бу егетне авыл халкы тырышлыгы, киң күңелле булганы өчен ярата. Халык Рәдиф Халиковка, алдагы көннәрдә дә игелекле гамәлләрен дәвам итәр, дип, ышаныч белдерә.

Илдар Кыямов якташларына тагын бер бүләк әзерләгән: тәкъдим итү кичәсе "Төшләремдә һәркөн саен илемә кайтып киләм" дип исемләнгән өр-яңа документаль фильмны күрсәтүдән бшланды. Әлеге картина шушы авылның тарихын бәян итә, шәхесләрен барлый, туган җиргә дан җырлый. Авыл һәвәскәрләре, тәкъдим ителә торган китап битләреннән алынган кайбер тәэсирле вакыйгаларны инсценировка итеп куйганнар. Авторның улы Идел Кыямов тарафыннан китаптан укылган өзекләр дә тамашачыларны битараф калдырмады. Сәхнәгә күтәрелгән иганәчеләр дә, аксакаллар һәм авыл зыялылары да авторга чиксез рәхмәтен белдерде, аның белән горурлануларын әйтте. Китапның исем туе, әлбәттә, җыр-моңнар, авыл артистларының ихлас чыгышлары белән бизәлде.


http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/30/143595/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined