Чирмешән районында сайлауларга әзерләнәләр
Хәзер барлык сайлау комиссияләрендә сайлау участокларында да шушы кампанияне уздыруга бәйле әзерлек эшләре алып барыла. Сайлауларда катнашу - 18 яше тулган һәркемнең гражданлык бурычы. -Районда 34 сайлау участогы булачак, - территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин.- Сайлау комиссияләре 16 февральдән эшли башладылар, алар исемлекләрне барлыйлар, халыкка сайлау турында мәгълүмат җиткерәләр....
Хәзер барлык сайлау комиссияләрендә сайлау участокларында да шушы кампанияне уздыруга бәйле әзерлек эшләре алып барыла.
Сайлауларда катнашу - 18 яше тулган һәркемнең гражданлык бурычы.
-Районда 34 сайлау участогы булачак, - территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин.- Сайлау комиссияләре 16 февральдән эшли башладылар, алар исемлекләрне барлыйлар, халыкка сайлау турында мәгълүмат җиткерәләр. Тавыш бирү көнендә сайлаучыларга бюллетеньнәр паспорт яки паспортны алмаштыручы башка документ нигезендә бирелә. Быел район үзәгендәге өч участокта сайлаулар электрон формада үтәчәк.
18 март көнне прописка буенча теркәлгән урыннан читтә сайлау мөмкинлеге булмаганнарга нишләргә?
Әлеге сорауга җавап табылды: кайда яшиләр, яки сайлау көнне кайсы урында булалар - гражданнар шунда тавыш бирә алалар.
Шул уңайдан гражданнардан гаризалар кабул ителә башлады. 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр гаризалар территориаль сайлау комиссияләрендә һәм күпфункцияле үзәкләрдә кабул ителә.
. Яшәү урыны буенча тавыш бирүнең яңа тәртибеннән файдалану өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтә торган күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп була. Аларның адресы http://mfc16.tatarstan.ru/ сайтында урнаштырылган. Шулай ук «Дәүләт хезмәтләре» интернет-порталы аша онлайн режимыннан да файдаланырга мөмкин. Гаризаны бары бер генә тапкыр тапшырырга була.
Чирмешәндә территориаль сайлау комиссиясе Беренче Май урамы, 27нче йортта урнашкан.
Белешмәләр өчен телефон: 884396 - 2-53-07.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев