Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында нефтьчеләр өйрәнүләр үткәрде

Иске Котыш авылы ягында, Нурлат районы чигендәге бер объектта 2 мең кублы зур резервуардан шактый гына нефть агып чыккан. Аны туктату һәм тирә-якка җәелдермәс өчен күп хезмәтләрне аякка бастырырга туры килә. Бәла чыккан урынга Лениногорский шәһәреннән, Алексеевск районнарыннан ук коткаручылар килеп җиткән. Иң аянычы, резервуар янәшәсендә бер эшче газдан "агуланган"....

Иске Котыш авылы ягында, Нурлат районы чигендәге бер объектта 2 мең кублы зур резервуардан шактый гына нефть агып чыккан. Аны туктату һәм тирә-якка җәелдермәс өчен күп хезмәтләрне аякка бастырырга туры килә. Бәла чыккан урынга Лениногорский шәһәреннән, Алексеевск районнарыннан ук коткаручылар килеп җиткән.

Иң аянычы, резервуар янәшәсендә бер эшче газдан "агуланган". Әле ярый, нефтьчеләрнең үз коткаручылары бәлагә таручыны куркыныч урыннан алып чыгып, аңа вакытында медицина ярдәме күрсәтеп өлгерделәр. Ир-атның сәламәтлеген Чирмешән табиблары тикшерәчәк. Вакыйга урынына килгән ашыгыч ярдәм машинасы белгечләре аны район үзәк больницасына "алып китте". Ә калганнарның бурычы - аварияне бетерү.
Шөкер, бу - ГРИЦ нефть компаниясе объектында чираттагы өйрәнүләр генә иде. Әмма коткаручылар мондый хәлләргә һәрвакыт әзер булырга тиеш. Күнегүләрне менә шулай чынлыктагы сыман башкару зарур. Әнә тикшерүчеләр дә, җитәкчелек тә барысын да җиренә җиткереп эшләүне таләп итә.
-Без мондый өйрәнүләрне болай зурлап 2011 нче елда үткәргән идек. Янучан продукция белән эшлибез бит. Өйрәнгәннәр онытылмасын, - ди ГРИЦ компаниясенең баш инженеры Рөстәм Нуруллин. - Бәхеткә, бездә моңа охшаш бәла-каза булганы юк. Ә менә мин Себердә, Ноябрьский шәһәрендә эшләгәндә, чүт кенә фаҗигә чыкмады. Кышын менә шундый зур сыешлыктан газны чыгара торган клапан бозланып катып, басым резервуарның түбәсен каерып аткан иде. Шунда нефть агып, аңа ут капса...
Авария урыны хәрби өйрәнүләрдән бер дә ким түгел. Лениногорскийдан килгән газ коткаручылары зур тимер сыешлык тирәсен газ исенә тикшереп, үзенә күрә разведка ясап уздылар. Зыян күләме билгеләнгәч, бу урынга Чирмешәннән янгын сүндерүчеләр күбекле сыеклык - пена сиптерде. Монысы ут чыккан очраккадыр инде. Противогаз кигән нефтьчеләрнең үз бригадаларына да бәланы бетерү өчен байтак тир түгәргә туры килде.
Нефть якка агып таралмасын өчен резервуар вал итеп әйләндереп алына. Сыекча шушы ясалма чокыр эчендәге вакытлыча тоткарланып калырга тиеш. Бүген аны техникалар ярдәмендә суыртып алдылар. Лениногорский коткаручылырның да нефть калдыкларын җыя торган махсус җайланмалары бар икән. Өйрәнүләрдә ул җиһазлар эшкә җигелеп кабызылды. Янәсе, "түгелгән" нефтьнең тамчысы да җирдә калмасын дигән булып, әлеге җиһазны байтак эшләттеләр. Күмәк көч куйгач авария чигенде. Нефтьчеләрнең авария-коткару берләшмәләре дә, "кунак" коткаручылар да үзләре тиешлесен бер дә кабаланмыйча, ипләп кенә хәрбиләрчә башкара. Күренеп тора, мондый өйрәнүләрдә егетләр шактый шомарган.
-Бүгенге өйрәнүләрдә барысы да үзләренгә куелган бурычларын үтәде. Халыкка куркыныч янамый, табигатькә зыян килмәде. Объект гадәттән тыш хәлләргә әзер, - дип бәя бирде бу чарага ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле, полковник Михаил Ковригин.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан нефтьчеләр өйрәнүләр