Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында имтихан нәтиҗәләре былтыргыдан яхшырак

Чыгарылыш сыйныф укучылары алданрак тапшырган имтиханнарның нәтиҗәләре билгеле булды. Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, алар узган елгыдан яхшырак. Географиядән районда ике укучы имтихан тапшырган. Узган ел белән чагыштырганда, бу фәннән уртача балл 4 процентка арткан (2015нче елда - 63, 2016нчы елда - 67). Татар теленнән дә имтиханны ике кеше тапшырып,...

Чыгарылыш сыйныф укучылары алданрак тапшырган имтиханнарның нәтиҗәләре билгеле булды. Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, алар узган елгыдан яхшырак.

Географиядән районда ике укучы имтихан тапшырган. Узган ел белән чагыштырганда, бу фәннән уртача балл 4 процентка арткан (2015нче елда - 63, 2016нчы елда - 67). Татар теленнән дә имтиханны ике кеше тапшырып, уртача 76 балл җыйганнар (былтыр 69 булган). Рус әдәбиятыннан биш якташыбыз сынау тоткан, аларның уртача баллы - 58, 6 (2015 тә -51).
Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын 141 укучы тапшырган. Шуларның җидесе 90нан (Ульяновка, Чирмешән лицее, Әккәрәй, Бәркәтә һәм 2нче Чирмешән мәктәпләре укучылары) күбрәк балл җыйган. Тулаем алганда, бу фән буенча да нәтиҗәләр яхшырган. Шулай итеп, рус теленнән быел уртача балл - 68,5 ( былтыр 65, 47 иде). Бу фәннән Яңа Элмәле мәктәбе укучылары иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән, аларның уртача баллы - 80, 75.
Математикадан база дәрәҗәдәге имтиханда минималь баллны җыя алмаучылар да бар - ике кеше. Алар аны кабат 28 июнь көнне тапшырачаклар. Башкаларның уртача билгесе - 4, 23 (узган елны - 4, 03). Математика буенча 1нче Чирмешән, Яңа Элмәле, Лашман урта мәктәбе укучыларының күрсәткечләре яхшырак.
Башка имтиханнарның нәтиҗәләре якын көннәрдә билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы БДИ Имтиханнар алдыннан нәтиҗәләр