Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 646 ата-анага федераль һәм өстәмә компенсация бирелә

Бүген районда 646 ата-анага федераль һәм өстәмә компенсация бирелә. 220 күп ба­- лалы гаилә бакча өчен түләүдә ташламалардан файдалана. 7 бала бакчага бушлай йөрү хокукына ия. Быел республикада балалар бакчалары өчен түләү уртача 12 процентка артты. Бу иң элек азык-төлеккә бәя арту һәм балалар бакчаларында эшләүче кече персоналның хезмәт хакы...

Бүген районда 646 ата-анага федераль һәм өстәмә компенсация бирелә. 220 күп ба­-
лалы гаилә бакча өчен түләүдә ташламалардан файдалана. 7 бала бакчага бушлай йөрү хокукына ия.
Быел республикада балалар бакчалары өчен түләү уртача 12 процентка артты. Бу иң элек азык-төлеккә бәя арту һәм балалар бакчаларында эшләүче кече персоналның хезмәт хакы күтәрелү белән бәйле.
Баланы бакчага йөрткән өчен киткән чыгымнарның күп өлешен хөкүмәт түли. Белгечләр әйтүенчә, бүген бер баланы бакчага йөртү айга уртача 8 мең сумга төшә, ата-ана түләгән акча шуның 27 процентын гына тәшкил итә.
Балалар бакчасына түләүләргә бирелә торган компенсация­ләр дә сак­лана. Керем күләменә бәйле булмаган, моңарчы түләнгән федераль компенсация беренче бала өчен - 20, икенчесенә - 50, өченчесенә 70 процент күләмендә исәпләнә. Керемгә бәйле өстәмә компенсация дә калды. Ул гаиләдә җан башына керем 20 мең сумнан артып китмәгән очракта түләнә. Керем азрак булган саен компенсация күләме күбрәк.
Бүген районда 26 балалар бакчасында 774 сабый тәрбияләнә.
Күп балалы гаиләләргә бакча өчен түләүдә 50 процент ташлама каралган, компенсацияләр дә бирелә. Әти - әнисенең физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга 50 процент ташлама бар. Андый сабыйлар районда - тугызау. Инвалид, ата-ана тәрбия­сеннән мәхрүм калган ятим балалар бакчага бушлай йөри.
Компенсацияләр түләү буенча сораулар булса, районның социаль яклау бүлегенә яисә 2-50-94 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы балалар бакчасы компенсация