Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 16 мәктәп яны лагеры эшли

Югары Кәминкә авылы мәктәбе каршында оештырылган лагерьга бу көннәрдә егерме бала йөри. Алар монда көндезләрен килеп, егерме көн, 27 июньгә кадәр ял итәчәк. -Бүген төш вакытында токмачлы аш, итле макарон ашадык. Ашханәдә эшләүче Мәрьям апа җәймә, кабартма да пешереп бирә әле,- ди әлеге мәктәп укучысы Алмаз Моксинов. - Иртәнге зарядкадан...

Югары Кәминкә авылы мәктәбе каршында оештырылган лагерьга бу көннәрдә егерме бала йөри. Алар монда көндезләрен килеп, егерме көн, 27 июньгә кадәр ял итәчәк.

-Бүген төш вакытында токмачлы аш, итле макарон ашадык. Ашханәдә эшләүче Мәрьям апа җәймә, кабартма да пешереп бирә әле,- ди әлеге мәктәп укучысы Алмаз Моксинов. - Иртәнге зарядкадан соң карабодай боткасы ашаган идек. Кайтыр алдыннан әфлисундыр, алмадыр, я сок, я шоколад бирәләр. Бүген чишмә буена экскурсиягә дә бардык.
Җәен районыбыздан Алмаз кебек тагын 500ләп бала мәктәп яны лагерьларында ял итәчәк. Алар бирегә иртәнге якта килеп, өченче яртыларда өйләренә кайтып китә.
-Мондый төр лагерьлар 6 нчы июньнән районның 16 мәктәбендә эшли башлады. Укучылар белән педагоглар шөгыльләнә,-ди Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Флюра Гыйләҗетдинова.- Авыррак хәлдә яшәүче, ятим балаларның ял итүенә аерым игътибар бирәбез. Хәрби - патриотик юнәлештәрәк эшләүче лагерьларыбыз да бар.
Күтәмә мәктәбендә, әйтик, ял итәргә кырык бала йөри. Шулкадәр балага бюджеттан 93 мең 748 сум акча бүлеп бирелгән - бер балага 2350 сумнар чамасы. Әле моңа өстәп әти-әниләр дә 413 сумнан "кушылган".
-Балалар туклануы өчен бу бик яхшы сумма. Малайлар, кызлар монда рәхәтләнеп уйнап, ял итеп кайта. Укытучы апалары аларга тик торырга ирек бирми. Укучылар гел күз алдында. Тиздән Чирмешәнгә бассейнга, Боз сараена да экскурсия оештырачакбыз. Йөртергә автобусыбыз да, ягулыкка акчабыз да бар, - диде Күтәмә мәктәбе директоры Александр Миронов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан