Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы яңалыклары

Районда биш һәм аннан да күбрәк ба­­­ла тәрбияләүче 35 әни "Ана даны" ме­­дале белән бү­ләк­ләнгән. Әлеге медальгә лаек дип табылган тагын бер кешенең документлары Казанга җибәрү өчен әзерләнә. Больницага дәваланырга барган онко-чирлеләргә юл чыгымнарын кайтару хакында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 743нче санлы карар кабул итте. Элек больница аша бирелүче акчаларны...

Районда биш һәм аннан да күбрәк ба­­­ла тәрбияләүче 35 әни "Ана даны" ме­­дале белән бү­ләк­ләнгән. Әлеге медальгә лаек дип табылган тагын бер кешенең документлары Казанга җибәрү өчен әзерләнә.
Больницага дәваланырга барган онко-чирлеләргә юл чыгымнарын кайтару хакында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 743нче санлы карар кабул итте. Элек больница аша бирелүче акчаларны 9 октябрьдән социаль яклау бүлеге аша кайтара башладылар. Бу сорау белән бүлеккә 32нче кабинетка, яки 2-26-34 телефонына мөрәҗәгать итеп, тулырак белешмә алырга мөмкин.
25нче ноябрь көн­­­­­­­не Кара Чиш­мә­­дән берьюлы өч егет ар­­­­миягә китте. Әү­вәл "оза­ту ки­чә­­­ләрендә" әти-әни­ләре, яшь­тәш­лә­­ре, авылдаш­ларының те­­ләк-ки­­ңәшләрен тың­ла­ган Илмир Билалов, Илгизәр Хөснуллин, Динар Шәфыйковка исән-сау хезмәт итеп кайтырга насыйп булсын.
Күтәмәдәге 73-­нче янгын бүлеге хезмәткәрләре "Нур­лат­нефть" НГДУсы һәм "Татнефтеотдача" ААҖе объектла­рында вагон-өйләренең торышын һәм су белән тәэмин итү системаларының көзге-кышкы чорга әзер­леген тикшерделәр.
Балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбенең бокс буенча коман­дасы Яр Чаллыда узган ярышларда уңышлы чыгыш ясаган.
Ивашкинодан Виталий Леонтьев, Михаил Яманов, Станислав Никонов, Радик Низамов, Иван Ларуков һәм Күтәмәдән Андрей Кашаев үз яшь категорияләрендә призлы урыннарга лаек булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы яңалыклары

2
X