Чирмешән районы мәдәният хезмәткәрләре үзизоляция вакытында актив эшлиләр
Үзизоляция вакытында авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары, башка мәдәният учрежденияләре дә социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен – аккаунтларын булдырдылар һәм бүгенге көндә анда актив эш алып баралар, төрле онлайн-чаралар, бәйгеләр, мастер-класслар уздыралар.
Районыбызда бүген 36 мәдәният йорты, 28 китапханә, балалар сәнгать мәктәбе, туган якны өйрәнү музее, мемориаль үзәк бар.
-Онлайн режимда эшләү безнең район мәдәният хезмәткәрләре өчен, гади тамашачылар өчен дә бик кызыклы. Бу өлкәдә аеруча район мәдәният йорты хезмәткәрләре актив. Алар атна дәвамында туры эфирда күптөрле онлайн чаралар оештыра. Әйтик, "Йолдызлар белән әңгәмә" тапшыруында чирмешәнлеләр Татарстан Республикасының атказанган артисты Айгөл Бариевага, "Голос" телепроекты финалисты, Рәшит Ваһапов исемендәге, Әлфия Авзалова исемендәге фестивальләр лауреаты, “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең гран - при иясе Сәидә Мөхәммәтҗановага, Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театры труппасы мөдире, җырчы, актриса, продюсер, “Созвездие-Йолдызлык " , "Безнең Заман" фестивальләренең жюри әгъзасы Алинә Ивахка туры эфирда сораулар бирә алдылар, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Рузилә Минхәерова. – Шимбә көнне "Кулинар сәгате" рубрикасында мәдәният йорты хезмәткәрләре шулай ук туры эфирда районыбызда гына пешерелә торган милли ризыкларны әзерләп мастер-класс күрсәтәләр. Яңа «музыкаль диалог» проекты кысаларында, тамашачылар районыбызның үзешчән һәм профессиональ артистларның чыгышларын турыдан-туры эфирда ишетә һәм күрә ала.
Болардан тыш, мәдәният хезмәткәрләре Инстаграммдагы аккаунтларында конферанслар өчен онлайн мәктәп ачканнар, “Сәламәтлек көне” дә үткәрәләр һәм күптөрле бәйгеләр оештыралар. Чирмешәнлеләр, мәдәният учреждениеләре игълан иткән, районның оешуына 90 ел тулуга багышланган “Мирас – Наследие” фотобәйгесендә, “Тылсымлы каләм”, "Хәтернең тере китабы", “Барысы бергә булганда, өйдә күңеллерәк” бәйгеләрендә катнаша алалар.
-Район китапханәләрендә дә кайбер хезмәтләрне дистанцион рәвештә алып барабыз: белешмә, китап һәм журналлардан мәгълүмат сканерлау, контроль һәм курс эшләре өчен әдәбиятның библиографик исемлеген соратып алырга, район китапханәләре укучылары өчен өйгә китаплар китерүгә заказ бирергә мөмкинлек бар, - ди Рузилә Рәхматулла кызы.
Китапханәчеләр социаль челтәрләрдә районның язучылары һәм шагыйрьләре, күренекле кешеләре турында сөйлиләр.
Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары хореография, вокал, рәсем сәнгате буенча онлайн мастер-класслар белән эфирга чыгалар.
Мемориаль үзәк һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре "Сугышның йөзе - хатын-кыз йөзе түгел" программасында турыдан-туры эфирда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ хатын-кызларыбыз турында сөйлиләр, халыкны музейларыбызның экспозиция заллары белән таныштыралар.
-Шуңа да карамастан, без волонтерлык эшенә дә өлгерәбез, медицина битлекләре тегеп, полиция, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт - интернатына, хәрби комиссариатка, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәм башкаларга таратабыз, - ди Рузилә Минхәерова. - Планнарыбызда яңа идеяләр дә бик күп. Онлайн Бөтенроссия бәйгеләре һәм фестивальләре үткәрергә, Хәтер китабы чыгарырга планлаштырабыз. Яңа блоглар, туры эфирлар, яңа программалар булдыру буенча зур эш алып барыла.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев