Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы башлыгы күп балалы гаиләне район газетасына яздырды

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Ольга Владимировна Бокинаны район газетасына яздырды.

Бокиннар гаиләсенә “Наш Черемшан” киләсе елның беренче яртысында килеп торачак.

Ольга һәм Иван Бокиннар Чирмешәнгә Самара өлкәсеннән ун ел элек күченеп килгәннәр.

-Төпчекләребез Анжела белән Анастасия Чирмешәндә тудылар, - ди биш бала әнисе. – Гаиләбез зур, чыгымнар күп, шуңа да газета-журналларга язылырга мөкинлегебез юк. Ике ел элек нәкъ шулай, социаль яклау бүлеге аша район газетасына яздырганнар иде. Бик уңай булды, барлык хәбәрләрне белеп тордык. Белдерүләр дә күп басыла, кирәк-яракны да шуннан гына карап таба идек. Район җитәкчесенә бик зур рәхмәт, безнең өчен бу искиткеч зур һәм файдалы бүләк.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев