Чирмешән районы автоинспекторын чит район шоферлары да яхшы белгән
-Чит районга барып, Чирмешәннән дисәң, шоферлар: “О-о, Митрюхин районы”, - диләр иде. Узган гасырның 70, 80 нче елларында райондагы бердәнбер ГАИ инспекторының бик данлыклы булуын аның белән бергә эшләгән хезмәттәше әнә шулай искә ала.
Каскадер диярсең
Без бала чакта бу фамилияне ишеткәнебез бар иде кебек. Шофер булып эшләгән авылдаш абзыйлар авызыннан колагыбызга кереп калгандыр шәт. Район колхозларында техника, бигрәк тә, тракторлар, йорт-хуҗалыкларда мотоцикллар артып килгән бер чорда ул районның бердәнбер ГАИ инспекторы була. Бераз шүрләбрәк тә торганнар, хөрмәт тә иткәннәр үзен. Һәрхәлдә, олырак шоферлар шулай сөйли.
-Мәрхүм Виктор Иванович белән миңа шактый еллар бергә эшләргә туры килде, - ди армиядән соң, 70 нче елларда районда гади милиционер, участок инспекторы, соңрак паспорт хезмәте начальнигы, милиция бүлеге начальнигы постын биләгән Исмәгыйль Кәримов. -Виктор Иванович автоинспектор булып районда берүзе эшләде, “Урал” мотоциклында йөри: көнме-төнме, авария-фәлән булса, юлга чыгып китә иде. Районда бик билгеле кеше, анда-монда читкә барсаң да, “О-о, Митрюхин районы” дигәннәре гел хәтердә.
Районның баш дәүләт автоинспекторы Виктор Митрюхин эшләгәндә, хәзерге кебек асфальт юллар юк, күтәрелгәннәре дә сирәк. Кыр юлы, анда тузан, пычрак.
-Митрюхин безнең колхозга машиналарга, тракторларга техник карау үткәрергә килә иде. Техникалар колхоз идарәсе бинасы янында тезеп куела. Ул барын да карап чыга. Безнең як чувашларына хас булганча, Виктор Иванович татарча бик яхшы белә, безнең белән татарча сөйләшә иде, - дип искә ала “Шушма” колхозында, Бәркәтәдә 1960 елдан башлап, күп еллар шофер булып эшләгән Имаметдин Сәлахиев. – Яшереп торасы юк, аңардан шикләнә идек инде. Бер елны миңа внештатный сотрудник билгесе дә бирде әле. Кемгә ничектер, кагыйдә бозмасаң, юкка-барга бәйләнеп йөрүче инспектор түгел иде.
-Заманында ул республика күләмендә дә алдынгы булды. Намуслы, гадел, эшендә коры хезмәткәр. Шул ук вакытта юмор хисле, хезмәттәшләреннән дустанә көлеп алырга яратты, үзенннән дә көлә идек, анысын да күтәрә торган кеше иде мәрхүм, - ди Исмәгыйль Кәримов. – Бер елны шулай Ивашкино ягына киттек. Митрюхин “Урал”да - рульдә, мин - коляскада. Юлда ул бер машинаны туктамакчы булган иде, тик тегенең йөртүчесе буйсынмады. Шунда Виктор Иванович, миңа “Рульне тот!”,- диде дә, каскадер диярсең, юлдан барган машина кузовына барган ходтан, ничектер сикереп менеп кабинага төште. Ивашкино авыл кешесен, теге машинаның шоферын, бәйләп, аның фамилиясен хәзер дә хәтерлим, зур гәүдәле, аны ничек җиңгәнбездер, бүлеккә алып кайткан истә, ул исерек иде. Митрюхин шулай машиналарга сикереп менәрдәй әрсез, батыр йөрәкле, тәвәккәл кеше иде.
Ничек тә Митрюхинга күренмәскә!
Чирмешәннән Николай Суворов та Митрюхинны яхшы хәтерли. Бер чор кешеләре. Николай Иванович 1971 елдан башлап руль артында: ГАЗ-51, ЗИЛ-139 йөк машиналарын йөрткән. Заманында район башкарма комитетының ГАЗ-69, УАЗ-469 җиңел автомашиналарында да күп юллар узган ветеран.
-Виктор Иванович техосмотрларда бик таләпчән иде. Тормозларны, руль идарәсен җентекләп тикшерә, машинаны үзе йөртеп карый, - ди ул. -Яшермибез, элек, заманасы шундый булгандыр, руль артында “капкалап” йөрү гадәте дә бар иде. Тик, ничек булса да, Митрюхинга гына эләкмәскә! Аңардан шүрли идек, җәзасын да бирә иде. Кемдер яратып та бетермәгәндер. Барысына да ярап булмый, кем әйтмешли, кояш та бер төрле генә җылытмый. Үзең затсызланып йөрмәсәң, кагыйдә бозмасаң, руль артында эчеп йөрмәсәң бәйләнми иде Виктор Иванович. Шуңа күпчелек шоферлар хөрмәт иттеләр аны. Үз вакытында юлларда тәртипне ул саклап торды да инде, районда берүзе бит.
Исмәгыйль Кәримов әйтүенчә, ул елларда милиция бүлегендә будкалы бер йөк машинасы булган. Аның белән җинаятьчеләрне йөртәләр. Җәен бераз үзгәртеп, әлеге техника хезмәткәрләргә утын ташу өчен дә яраклаштырыла. ГАЗ-69да бүлек начальнигы, ГАИда – мотоцикл. Пычракта, кар-буранда мотоцикл белән йөри алмыйсың, шуның өчен 10-15 ат та асраганнар, Митрюхинга шулай да йөрергә туры килгән.
-Әйе, ул вакытта руль артында алкоголь кулланган хәлдә йөрүчеләр байтак иде. Хәзерге кебек ”лишение”лар юк. Бу кырын эшләр иптәшләр судларында каралды. Трактор, машиналар белән урман ташулар, грузчиклар шул йөк өстенә утырып кайта, аварияләр, үлем-китем булып тора. Аларны барысын да тикшерергә, тиешле чарасын күрергә кирәк. Митрюхин моңа берүзе өлгерде.
Сүз уңаеннан, элек милиция бүлеге район үзәгендәге Чухаев йортының беренче катында, хәзер шәхси эшмәкәр Хазбулатов кибете урнашкан урында (нәкъ шул ишектән кереп йөрисе), ә икенче катында Госбанк урнашкан. ГАИ бүлеге, паспорт өстәле һәм янгынга каршы дәүләт инспекциясе ике катлы агач бинада, хәзерге район мәдәният йорты урнашкан төштәрәк булган.
“Әти гел эштә иде”
-Минем әти булганга гына әйтүем түгел, Виктор Митрюхин үз эшендә риясыз, шәхси байлык артыннан кумаучы кеше, совет милициясенең данлыклы бер вәкиле булгандыр. Аны өйдә сирәк күрә идем, әти гел эштә: иртән дүрттән китә, төнге 12 дә генә кайта, - дип искә ала балачак елларын автоинспекторның улы Вадим Викторович.
Әтисенең шоферларны “наказать” итәргә түгел, тәрбияләргә кирәк, дигән фикере дә исендә калган аның.
-Берсендә әти белән умарталыктан кайтып барабыз. Алдан йөк машинасы бара, юлның әле бер ягына, әле икенче ягына чыга, уздырмый. Әти шунда: “Эштән кайта, арыган, әгәр обочинадан чыкмаса, правасын тишмим (ул вакытта кагыйдә бозган өчен йөртү таныклыгында тишек ясала иде). Аннан соң: “Ярар шоферны өенә кадәр озатып куйыйк инде”. Капка төбенә кайтып туктагач, әти: “Син Виктор, рульдә болай эчеп йөрмә, соңгы кисәтү сиңа!” дип китеп бардык.
Вадим Викторович ул чордагы шоферлардан ишеткән тагын берничә кызыклы хәлне сөйләде.
...Митрюхин юл кырыенда басып торган автомобильне күреп ала. Шуннан ерак түгел генә йөртүчесе йоклап ята, янында бушаган шешә, салфеткага пөхтә итеп төргән закускасы икән. Машина туктаган тавышны ишетеп уянган шофер, Виктор Ивановичны күреп, ул килеп җиткәнче, двигатель астыннан кулын йөртеп, битен пычрак май белән сылап куя. Менә ватылдым әле, янәсе, шуңа туктадым.
Инде анекдотка әверелгән бу хәл дә Виктор Иванович заманыннан, диләр. Бераз арттыру да бардыр, әмма безнең районда шундый мәзәк йөри. Бервакыт ул бер машинаны туктата, аның кабинасыннан 12 исерек ир-ат төшә, әле анда гармун да сыйган, ди. Боларны барысын да, айнытырга дип, милициягә ябып куялар. Иртә белән Митрюхин әйтә икән: “Менә хәзер кире утырып карагыз, сыйсагыз, берегезгә дә җәза бирмим”. Айныган ир-атлар алай да, болай да итеп карыйлар, әмма кабинага кичәге кебек бөтенесе сыя алмыйлар, имеш.
Пенсиягә чыккач, Виктор Митрюхин берара асфальт заводын, аннан район кулланучылар җәмгыяте АТХсын җитәкли. Районда умартачылык, “Пчелоконтора” эшен алып бара. Автоинспектор ветеран үзе дә оста умартачы булган. Алар, мәрхүмә хатыны Роза белән Чирмешәндә яшәп, өч ул үстергәннәр. Виктор Ивановичның эштә йөргән ГАЗ-69 автомашинасы әле дә “аякта”. Улы Вадим, аны, яңадан болтына кадәр сүтеп-җыеп, әтисенең истәлеге итеп саклый.
Белешмә: Виктор Иванович Митрюхин 1935 елда Яңа Элмәле авылында туган. Мәктәптән соң Чистай авыл хуҗалыгы техникумында һәм соңрак Казан дәүләт университетының юридик факультетында читтән торып белем алган. Бер белешмәдә, Виктор Митрюхин Чирмешән районы дәүләт автоинспекторы вазифасында 1962 елның июненнән 1979 елның сентябренә кадәр эшләгән, диелгән. Хезмәтенең соңгы елларында ул район эчке эшләре бүлеге начальнигы урынбасары булып эшли. 1995 елда вафат. Якташыбыз туган авылы Яңа Элмәледә җирләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев