Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән район Советы депутатлары 2021 ел бюджеты үтәлешенә дәгъва белдермәделәр

Муниципаль район Советы депутатлары 2021 ел өчен район бюджеты үтәлеше турында карар кабул иттеләр.

Бюджетның керем өлеше 924 миллион 585 мең, ә чыгымнар 893 миллион 865 мең сум күләмендә расланды.

Әлеге мәсьәлә буенча район Советының дүртенче чакырылыш унтугызынчы утырышында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин отчет тотты. Контроль-хисап палатасы, Советның икътисад сәясәте һәм бюджет даими комиссиясе дә отчет һәм аның буенча карар проектын хупладылар – казна акчаларын куллануда закон бозучылар ачыкланмаган, бар да тиешле таләпләргә җавап бирә. Муниципаль район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин да моңа карата дәгъва белдермәде.

Депутатлар Советның муниципаль районның 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджеты турында 2021 елның 12 декабрендә кабул ителгән 79 нчы санлы карарына өстәмәләр һәм үзгәрешләр керттеләр, шул уңайдан карар кабул иттеләр. Бу утырышта бюджетның керем өлешен 366 мең 979 сумга; ел башына исәп-хисап счетында калган 1 миллион 178 мең сумны да кертеп, чыгымнарны 1 миллион 545 мең сумга арттырдылар, аның конкрет нинди максатларга юнәлдереләчәген билгеләделәр.

Утырышта каралган тагын дүрт мәсьәлә Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районында муниципаль хезмәт вазифаларын биләүгә дәгъва кылучы гражданнарның, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, милекләре һәм милек характерындагы йөкләмәләре хакында мәгълүмат бирү турында Нигезләмәне раслау, әлеге мәгълүматларны Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының рәсми сайтында, “Интернет” мәгълүмати телекоммуникация челтәрендә урнаштыру, массакүләм мәгълүмат чараларына бастыруга бирү тәртибе хакында иде. Шулай итеп, Советның моңа кагылышлы, 2014 елның 25 ноябрендә кабул ителгән 240 нчы, 2016 елның 17 мартындагы 35 нче, 2017 елның 16 августында 106 нчы, 2021 елның 4 июнендә кабул ителгән 49 нчы санлы карарларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев