Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән мәктәбендә 68 ел элек 16 кеше янып үлгән

1953 елның 14 декабрендә Чирмешәндә фаҗига була - керосин лампасыннан чыккан уттан мәктәпнең агач бинасы яна башлый. “Орион” яшьләр үзәге һәм мемориаль үзәк әлеге фаҗиганең 68 еллыгына багышланган чара оештырдылар.

Ул көнне янгында 16 кешенең, укучыларның һәм аларның укытучыларының, гомере өзелгән. Чирмешән авылы үзәгендә урнаштырылган һәйкәл янында (балалар нәкъ шунда күмелгән дә) оештырылган чарага кадетлар мәктәп-интернаты укучыларын чакырганнар. Мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова һәм яшьләр үзәге сәнгать җитәкчесе Ирина Суворова әлеге тетрәндергеч вакыйга турында сөйләделәр.

-Ул вакытта әле яңа гына төзелгән мәктәп санаулы минутларда ут эчендә кала. Кар күп булган, икенче катның тәрәзәләреннән сикереп чыккан балалар шунлыктан исән кала. Бары тик икенче көннең иртәсендә генә авыл халкы бөтен бер класс һәлак булуын белгән, - ди Валентина Витальевна. - Алар ишектән чыгып өлгермәгәннәр: өсләренә икенче катның идәннәре ишелеп төшкән.

Чарага килүчеләр янгында һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар, һәйкәл түренә венок куйдылар.

Райондашлар әлеге фаҗигане онытмыйлар: митинг башланганчы ук берәү һәйкәл янына чәчәкләр куеп киткән.

-Кызганыч, укучы балаларның күбесе бүген бу һәйкәлнең кемнәр истәлегенә куелганлыгын белми. Чараны оештырганда да хәтер югалмасын, киләчәк буында әлеге каберлеккә ихтирам булсын иде, дигән максатларны күздә тоттык, - диде яшьләр үзәге сәнгать җитәкчесе Ирина Суворова.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев