Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән күлен ниләр көтә?

Район үзәгендәге күл буе чирмешәнлеләрнең яраткан ял итү урынына әверелде.

Биредә туй машиналары да туктый, кайткан кунакларны да монда алып киләләр. Дөрес, хәзер күлдә аккошлар да, үрдәкләр дә юк, су азайган, балалар мәйданчыгына ремонт кирәк.

Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева әйтүенчә, быел бирегә төзүчеләр киләчәк. Реконструкция-төзекләндерү эшләренә 9 миллион сум акча каралган. Планлаштырылган эшләр ике елга сузылырга мөмкин. Ә быел саеккан күлгә Чирмешән елгасыннан торбалар буенча кабат су тутырырга ниятлиләр.

Кем белә, бәлки монда аккошлар да йөзә башлар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән