Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кешесе Мәскәүдә квартира откан

Чирмешәндә яшәүче Ирина Жигалованың бер сәүдә үзәгендә 555 сумга берничә тапкыр әйбер сатып алуы Мәскәүдә бер бүлмәле фатирлы ясады.

- Мин узган елны да “Хыялларны тормышка ашырабыз” (“Исполняем мечты”) акциясендә катнашкан идем, ләкин бернәрсә дә отмадым, - ди Ирина Леонидовна. – Быел кабат язмышымны сынап карарга булдым.

Кесә телефонына килгән: “Сез җиңүче булдыгыз!” - дигән сүзләрне, якташыбыз башта  җитди кабул итми, хезмәттәшләренә дә бу хакта шаяртып кына әйтә, хәбәр мошенникларның эшедер, дип уйлый.

Шулай да, акциянең нәтиҗәләрен тикшерү максатыннан, якташыбыз сәүдә челтәренең рәсми сайтына кереп карый, ләкин җиңүчеләр арасында үзен тапмый.   

Бераздан Иринаның электрон адресына хат килә һәм анда да ул акциянең җиңүчесе дип әйтелгән була. Якташыбызга, кул куюын сорап, документлар да юнәлдерәләр. Акциянең оештыручысы, кесә телефонына шалтыратып, Мәскәүгә чакыргач та, Ирина һаман ышанып бетми.

- Мин еш кына лотерея билетлары да сатып алам, тик гомеремдә дә бер әйбер отканым булмады. Әллә нәрсәләр уйлап бетердем. Туганнарым, якыннарым, ике кызым  белән киңәшләштек, хәтта юристларга да мөрәҗәгать иттем, - дип  елмая Ирина бүген. - Шулай да сөйләшкән көнне кызым белән Мәскәүгә юл тоттык. 17 катлы күпфатирлы йортта бер бүлмәле фатирны күрсәттеләр, документлар тутырдык, аларны рәсмиләштерү өчен, күпфункцияле үзәккә калдырып кайттык. Якын көннәрдә Казанга чакырып, тантаналы шартларда сертификат һәм квартира ачкычларын тапшырырга тиешләр.

Чирмешәндә туып үскән Ирина бүген кеше йортында гомер кичерә, аның иң зур хыялы - үзенең шәхси торагы турында булган. Шулай итеп райондашыбызның әлеге хыялы тормышка ашты.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев