Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кадетлары район данын Яр Чаллыда яклаячак

Мәктәп укучылары арасында үткәрелүче "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесенең район этабында җиңгән кадетлар командасы Чаллыда узачак финал ярышларына барачак. Оста булырга кирәк шул. Велосипед белән тар тактадан, кырыйга төшмичә, туп-туры узып кара әле син. Бер кул белән идарә итеп, күтәртелгән савыттагы тупны арырык куелган савытка күчерү бәйгесе дә яктан карап торганда...

Мәктәп укучылары арасында үткәрелүче "Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесенең район этабында җиңгән кадетлар командасы Чаллыда узачак финал ярышларына барачак.

Оста булырга кирәк шул. Велосипед белән тар тактадан, кырыйга төшмичә, туп-туры узып кара әле син. Бер кул белән идарә итеп, күтәртелгән савыттагы тупны арырык куелган савытка күчерү бәйгесе дә яктан карап торганда гына ансат сыман. Юл билгеләре торган урыннарда кайда кирәк - туктау, яки билге - знак таләп иткәнчә хәрәкәт итү сорала. Оештыручылар - ЮХИДИ һәм район мәгариф бүлеге белгечләре балаларга шундыйрак практик биремнәр әзерләгән. Әле бу гына түгел, балалар иң мөһиме - юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә тиеш.
Конкурсантларның беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча да белемнәрен тикшерәләр. Районның 100гә якын яшь инспекторы - 22 команда шушы рәвешле сыналды. Нәтиҗәдә Чирмешән кадет интернат-мәктәбенең Юрий Миронов җитәкчелегендәге командасын җиңүче дип атадылар. Хәзер бу команда укучылары: Ленар Хәмитов, Диана Микушова, Айрат Төхвәтуллин, Индира Билданова Чаллыдыгы финал уеннарын барачак. Узган ел анда быел да башкаларга көчле көндәш булган Кармыш мәктәбе укучылыры катнашкан иде.
-Ярышлар былтыр да Чаллыда узды. Анда дүрт көн тордык. Бәйгегә бик көчле команадалар килә. Кызганыч, урын ала алмадык. Аның каравы, республиканың иң баш юл инспекторы Рифкать Миңнеханов һәм Фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов белән истәлеккә фотога төшеп кайттык. Күп дуслар да таптык, - ди әлеге мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Диләрә Юнысова.
Бу көнне укучылар картта йөреп күрсәткән Арслан Ибраһимов машинасына да кызыккандыр. Мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм ЮХИДИ бүлеге оештырган "Яшь картингчы" түгәрәгендә шөгыльләнүче бу йөртүче берничә мәртәбә республика ярышларында да чыгыш ясаган.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы кадет интернатмәктәбе