Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән каһарманы Мирсәет Кәбировның батырлыгын онытмыйбыз

Моннан дүрт ел элек, 2009нчы елның 23нче декабрендә, куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда, граната шартлап, милиция майоры Мирсәет Кәбиров 40 яшендә һәлак булган иде. Узган атналарның берсендә мәрхүмне хезмәттәшләре искә алды. Хәзер Чирмешәндә Мирсәет Мирсаяф улы үзе яшәгән урам аның исемен йөртә. Урам башында якташыбыз истәлегенә стела да бар. Мәктәп укучылары, хезмәттәшләре...

Моннан дүрт ел элек, 2009нчы елның 23нче декабрендә, куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда, граната шартлап, милиция майоры Мирсәет Кәбиров 40 яшендә һәлак булган иде. Узган атналарның берсендә мәрхүмне хезмәттәшләре искә алды.


Хәзер Чирмешәндә Мирсәет Мирсаяф улы үзе яшәгән урам аның исемен йөртә. Урам башында якташыбыз истәлегенә стела да бар. Мәктәп укучылары, хезмәттәшләре Мирсәет Кәбировны шушы урында искә алып чәчәкләр куйды. Милиция майорының бергә эшләгән иптәшләре бу көнне мәрхүмнең гаиләсенең һәм Кызыл Ярда яшәүче әти-әнисенең дә хәлен белеп чыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Мирсәет Кәбиров