Чирмешән-Иске Котыш юлына икенче кат асфальт түшисе калды
Чирмешән-Иске Котыш юлын (туры юл) быел файдалануга тапшырырга тырышалар.
Биредә зур ремонт күптәннән бара һәм инде ахырына якынлаша.
Быел юлның 3,2 километр арада, аслыгын яңартып, ныгытып, бер кат асфальт та түшәп куйдылар.
-Якын көннәрдә юл кырыйларын ясыйсы, юл билгеләре куясы, башка кайбер эшләр башкарасы калды, - ди мастер Хәниф Гарипов.
Әгәр средстволар җитәрлек булса, бу объектны ел ахырында файдалануга тапшырачаклар. Дөрес, монда хәрәкәт ремонт вакытында да тукталмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев