Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән инвалидлар оешмасы интеллектуаль уен үткәрде

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Чирмешән район инвалидлар җәмгыяте, спорт бүлеге белән берлектә, "Сәламәт яшәү рәвеше - ул шәхси уңыш" дип исемләнгән әңгәмә элементлары һәм спорт ярышлары белән интеллектуаль уен оештырды.

-Оешмага килгән саен уңай энергия һәм яхшы кәеф алабыз, - ди чирмешәнле Алексей Федотов. - Иң мөһиме - күңелсезләнмәскә һәм төшенкелеккә бирелмәскә.

Якташыбыз, мөмкинлекләре чикле булса да, бик актив, оешма үткәргән барлык чараларда, спорт ярышларында катнаша. Сәламәтлек көнендә дә өстәл уеннарыннан читтә калмады, тренажерларда шөгыльләнде.

Район үзәк больницасыннан килгән кунак, шәфкать туташы Гөлсинә Гыйльфанова спорт уеннарының куллар моторикасын һәм хәрәкәт координациясен үстерүе турында сөйләде.

-Сәламәтлеккә килгәндә, кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора, эчке халәтең зур йогынты ясый, - диде Гөлсинә Гариф кызы.

Гомумән, район инвалидлар оешмасының ишекләре көн саен ачык.

-Без иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр эшлибез. Мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз, өлкәннәр монда килеп өстәл уеннары белән, тренажерларда шөгыльләнә ала, - ди оешма җитәкчесе Мәдинә Талипова.

Чара барышында спорт бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Глюмова Ирина Митяевага истәлек медале тапшырды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев