Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән хәбәрләре

Съездга бездән дә делегат бара "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең чираттагы, XIII съездында Чирмешән районыннан да делегат катнашачак. Узган атнада башкалабыз Казанда "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең XIX конференциясе булды. Анда партия эшенә кагылышлы мәсьәләләр каралды һәм 26 май көнне Мәскәүдә узачак съездга вәкилләр сайланды. Бу зур чарада...

Съездга бездән дә делегат бара
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең чираттагы, XIII съездында Чирмешән районыннан да делегат катнашачак.

Узган атнада башкалабыз Казанда "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең XIX конференциясе булды. Анда партия эшенә кагылышлы мәсьәләләр каралды һәм 26 май көнне Мәскәүдә узачак съездга вәкилләр сайланды. Бу зур чарада республикабыздан 27 делегат катнашырга тиеш, алар арасында райондашыбыз - Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов та бар.

Стационарда лифт булачак
Район үзәк больницасының стационар өлешендә лифт ясарга планлаштыралар.

"Моның өчен район бюджетыннан 1 миллион 300 мең сумга якын акча бүлеп бирү каралган", - ди бу уңайдан район үзәк больницасы баш врачы урынбасары Камил Мортазин.

Республикада да танылды
Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гакилә Нуретдинова Казаннан бүләк белән кайтты.

Ул - "Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мастер - классы" Бөтенроссия конкурсы призеры.

Г.Нуретдинова башта район турында беренче урынга лаек булды, аннары республика күләмендә "Нәтиҗәле эш алымнарын куллану остасы" номинациясендә алга чыкты.

Җиңүче - "Ромашка" бакчасыннан
"Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Надежда Суркова - "Ел тәрбиячесе - 2012" район конкурсының җиңүчесе.

Лашман авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Илһамия Шакирова - икенче, "Ромашка" (Чирмешән) балалар бакчасы тәрбиячесе Татьяна Вәлиева өченче урын ияләре. Туймәт балалар бакчасыннан Әминә Абдуллина конкурсның лауреаты булды.

"Ел тәрбиячесе - 2012" бәйгесе өч турда үтте. Аларда 6 тәрбияче көч сынашты.

Конкурсантлар беренче турда үзләренең эшләрен тасвирлаган папкалар тапшырдылар, аннары чит балалар белән ачык шөгыль (занятие) үткәрделәр, ә финалда визит карточкаларын тәкъдим иттеләр, мастер - класс күрсәттеләр һәм педагогик мәсьәләләрне чиштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined