Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән эшсезләрен укыталар

Район мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак исәптә торучылар киләсе елда да өстәмә һөнәр үзләштерә алачак. Шундый 30 кешегә үзләре теләгән һөнәр буенча курсларда уку мөмкинлеге тудырыла. Агымдагы елның 11 аенда да 29 райондашыбыз өстәмә һөнәр үзләштергән. Бу райондашларыбыз аш пешерүче, смета эше, газ котельныйлары операторы һәм башка һөнәрләргә укыган. -Эшсез калгач...

Район мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак исәптә торучылар киләсе елда да өстәмә һөнәр үзләштерә алачак. Шундый 30 кешегә үзләре теләгән һөнәр буенча курсларда уку мөмкинлеге тудырыла.

Агымдагы елның 11 аенда да 29 райондашыбыз өстәмә һөнәр үзләштергән. Бу райондашларыбыз аш пешерүче, смета эше, газ котельныйлары операторы һәм башка һөнәрләргә укыган.
-Эшсез калгач ягулык аппаратуралары буенча слесарьлыкка укыган идем. Тик бу һөнәр буенча да эш таба алмадым, бәлки киләчәктә кирәге чыгар, - ди үзәк аша укыган Лашман егете Альберт Сөнгатуллин.
Район мәшгульлек үзәгенә 1 декабрьгә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 1378 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 337се эш эзләүче буларак исәпкә куелган, ә 208се эшсез дип табылганһәм аларга пособие билгеләнгән.
-Эшсез дип табылучыларга пособиенең иң зур күләме - 4900, ә минимале 850 сум,- ди үзәк белгече Фәридә Гайнетдинова.
Ел дәвамында 223 кеше эшкә урнашкан. Эш табучыларның 104се - яшүсмерләр. Эшкә урнашкан малайларга һәм кызларга хезмәт хакыннан тыш, мәшгульлек үзәге айга 1275 сум матди ярдәм дә түләгән.
Быел үзәк аша 9 кеше шәхси эшен башлап җибәргән. Алар 117 мең 600әр сум күләмендә субсидия алган. Алар үзләренең эшчәнлеген 26 айдан да иртә тәмамларга тиеш түгелләр. Бу ярдәм эшмәкәрләргә тернәкләнеп, эшләп китү өчен бирелә.
Бүгенге көндә район мәшгульлек үзәгендә 73 эшсез исәптә тора. Шул ук вакытта 61 эш урыны да тәкъдим итәләр. Эшче һөнәренә вакансияләр күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан лашман вакансия районный совет эшмәкәр