Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетында – яңа җитәкче
Надежда Габдрәшит кызы Гомәрова Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта җирлек Советы утырышында карар чыгарылды.
Надежда Гомәрова 1978 елгы, югары белемле, белгечлеге – икътисадчы, моңа кадәр шушы ук җирлек башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары иде.
Башкарма комитетның элеккеге җитәкчесе Светлана Ганиева хәзер лаеклы ялда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев