Бүген чирмешәнлеләр Бөтенроссия күләмендәге өмәгә чыкты
Район үзәгендәге барлык оешма, учреждение хезмәткәрләре бүген иртәдән үк кулларына себерке, тырма, көрәк алды. Кайберәүләр агачлар, бордюрлар агартты.
Дөрес, райондашларыбыз моңа кадәр дә урамнарны, ишегалларын чисталау буенча байтак көч куйдылар. Әмма бүгенге өмә колачлырак, масштаблырак.
Мәгълүм булганча, 1 апрельдән республикада, шул исәптән безнең районда да санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Шуның кысаларында районда 22 апрельдә, 6 һәм 7 май көннәрендә районкүләм өмәләр үткәрү планлаштырылды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев