Бәркәтәдә иске клубны япканнар
Узган ел Бәркәтә авылында яңа мәдәният йорты ачылды. Ә иске бинада авыл китапханәсе “хуҗа” булып калган иде.
Шушы көннәрдә инде китапханә дә яңа мәдәният йортына күченгән. Иске клуб ишегенә әлегә йозак элгәннәр, җылылык бирүне туктатканнар. Әле дә төзек, матур бу бинаны ватып-җимереп кенә бетермәсеннәр иде.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев