Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтә мәктәбендә актлар залы да булачак

Бәркәтә урта мәктәбендә төзүчеләр январь ахырында ук эшкә керешкән. Биредә 11 миллион сумнан артык бәягә капиталь ремонт үткәреләчәк. -Осталар спорт залы стеналарын тигезләп буядылар, хәзер идән җәю эшенә керешәчәкләр,- ди мәктәп директоры Рәшит Гыйнванов. -Зал янәшәсендә санузел бүлмәсе дә ясадылар. Ремонт эшләре дәресләргә комачауламый. Коридор идәннәренә плитәләр җәеләчәк. Түшәм, стеналар...

Бәркәтә урта мәктәбендә төзүчеләр январь ахырында ук эшкә керешкән. Биредә 11 миллион сумнан артык бәягә капиталь ремонт үткәреләчәк.

-Осталар спорт залы стеналарын тигезләп буядылар, хәзер идән җәю эшенә керешәчәкләр,- ди мәктәп директоры Рәшит Гыйнванов. -Зал янәшәсендә санузел бүлмәсе дә ясадылар.
Ремонт эшләре дәресләргә комачауламый. Коридор идәннәренә плитәләр җәеләчәк. Түшәм, стеналар да яңартылачак. Җылылык системасы, суүткәргеч һәм канализация ясау да планлаштырылган. Мәктәптә иркен актлар залы да булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беркет Ключ