Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә бер кибетнең сандык-туңдыргычын урлаганнар

Бу хакта район полиция бүлегенә гариза язганнар.

Гомумән, 9 июльдән 15 июльгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча кизү бүлегендә гражданнардан 34 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда дүрт җинаять эше кузгатылган. 
Полиция участок уполномоченныйлары ике административ беркетмә төзегәннәр.
Бер атна эчендә районда матди зыян китергән биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 48 очрагы ачыкланган, шуларның берсе транспорт белән исерек хәлдә идарә итү очрагы.
Керкәле авылы янында автобус юл кырыена төшеп әйләнеп каплануы турында  ГЛОНАСС системасы  буенча хәбәр кергән. Зыян күрүчеләр бар. Җинаять эше кузгатылган. 
Полициягә язма гариза кергән, анда Чирмешәндәге бер сәүдә үзәге территориясеннән сандык-туңдыргыч урлаган билгесез кешене җаваплылыкка тартуны сорыйлар. Әлеге факт буенча хәзер тикшерү үткәрелә.

Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев