Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәхетле булу өчен ни кирәк?

Чирмешәндә гүзәл затлар өчен оештырылган яз бәйрәмендә шундыйрак сорауларга да җавап эзләделәр.

Чарага төрле яшьтәге ханымнар җыелган. Араларында төрле милләт вәкилләре бар.

- Мондый кичәне инде дүртенче ел үткәрәбез. Бирегә гүзәл затларыбыз рәхәтләнеп ял итәргә, аралашырга, рухи азык, бәхеткә һәм шатлыкка мотивация алырга киләләр, - диде чараның оештыручысы Диләрә ханым Ханова. – Әйтик, мин сайлау мөмкинлеге турында сөйләдем. Һәрбер хатын-кыз һәрнәрсәдә иң яхшысын сайларга хокуклы. Гаиләдә дә хатын-кыз үзен бәхетле итеп хис итсә, ул гаиләсен дә бәхетле итәчәк.

Чыгыш ясаучылар психологик яктан үзеңне нык тоту, кешеләргә рәхмәтле була белү серләренә дә тукталдылар.  

Чарага Мәскәүдән махсус кунак, халыкара хатын-кызлар клубы җитәкчесе, психолог Мәрьям Бариева да килгән. Ул балалар белән үзара мөнәсәбәт урнаштыруга кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

- Эшем буенча миңа еш кына төрле төбәкләрдә,  чараларда булырга туры килә. Шундый кичәләр ханымнарның мәдәнияткә тартылуын, үз гореф-гадәтләренә игътибарын арттыра, - диде Мәрьям ханым.

Боз сараенда узган бу бәйрәмгә килүчеләр районыбыз осталарының кул эшләнмәләреннән, балалар сәнгать мәктәбе укучыларының эшләреннән оештырылган күргәзмә белән дә таныша алды.

Моңлы җырлар, биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барган кичәдән гүзәл затлар күтәренке кәеф һәм чәчәк бәйләмнәре белән таралышты.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев