Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәдән дә ипле авыл тапмадык

Бәркәтә авылына Әлмәттән яшь балалы гаилә күченеп кайткан. Шәһәрдә үскән кешеләр авылдагы өйләрен мактап туя алмый.

- Йортны ана капиталына алдык. Шәһәрдә ул акчага, яшереп-нитеп торасы юк, торак ала алмыйсың. Төпләнер өчен төрле район авылларын карадык, эзли торгач, Бәркәтәдән дә кулаен тапмадык, халкын да яраттык, - ди хуҗабикә Эльвира Костылева.

- Хәзер авыл яшьләре шәһәргә китә, сез авылга кайткансыз?

- Шәһәрдә үссәм дә, бала, үсмер чагымда Аксубай районында яшәүче әби янына кайтып йөри идем, авыл тормышын күргән кеше  мин. Ә ирем ”чиста“ шәһәрнеке, алай да  ул да Бәркәтәне яратты. Икебезнең дә әниләр Әлмәттә тора. Анда барсак, бераз кунак булуга,  ашыга-ашыга  авылга, элек ялгыз әби яшәгән догалы өебезгә кайтабыз. Киләчәктә кош-корт, терлек-туар асрарга да ниятебез бар, - диде Эльвира Юрьевна.

Эльвираның ире Артур Хәмитов  вахта ысулы белән Әлмәткә йөреп эшли. Уллары армиядә,  балалар бакчасына йөрүче бер кызлары бар. Авылда  Эльвирага да эш табылган.

- Ул хәзер почта бүлеген җитәкли. Алар бик уңган гаилә. Авылдагы буш торган йортны тагын да  матурладылар, халык та яратты үзләрен, - ди кайтучылар хакында авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә  Мусина.

Гомумән, Әлмәт шәһәреннән дүрт гаилә Бәркәтәдә йорт сатып алганнар.  Кайсылары өйләрен “дача” итеп тота, икенчеләре шунда яши. Бүген Бәркәтә авылында 600дән күбрәк кеше гомер итә. Кызганыч, биредә ябык, буш  йортлар бик күп, аларның саны 96 ук. “Ачык” йортлар саны 321, аларның 95е дача рәвешендә: хуҗалары җәйләрен генә кайтып тора. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев