Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтә шоферларын кунак иттеләр

Бәркәтә авылы мәдәният йортында колхозда тырыш хезмәт куйган һәм әле бүген дә машина руле артында булган тәҗрибәле шоферлар очрашты. Авыл мәдәният йорты мөдире Фәния Кашапова һәм авыл китапханәчесе Әлфия Сөләймановалар авылдашларына һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан кичә оештырдылар.

“Шушма” хуҗалыгында  50дән күбрәк шофер хезмәт куйган, 90нчы елларда монда 30га якын автотранспорт исәпләнгән.

Әлеге чарага озак еллар автобус йөрткән Хаҗи абый Гыйниятуллин, Рәис Шәйхатдаров, колхоз рәисен йөрткән Васыйк Миргалимов, тормышларын яшьтән үк авыл белән бәйләгән Наил Гафуров, Наил Сөләйманов, Минсәгыйть Гайфетдинов, шулай ук хезмәтләре өчен дәрәҗәле бүләкләр алган Имаметдин абый Сәлахиев, Рөстәм абый Биккулов, Имаметдин Әхмәтҗановлар да бәйрәмгә чакырылган иделәр. Әле бүген дә руль артында булган, бик җаваплы эш башкаручы, мәктәп автобусы   йөртүче Илһам Мусин һәм Исмәгыйль Сәлахиев та килде. Чирмешән автотранспорт предприятиесендә эшләүче игелекле, ярдәмчел Рамил Мингалимовка авыл халкы бик рәхмәтле.

Кунаклар эшләгән елларында булган төрле хәлләрне, вакыйгаларны искә төшерделәр, хатирәләре белән уртаклаштылар. Башкортсаннан кирпеч алып кайту, Чувашстаннан салам ташулары, Бөгелмә шәһәренә мал илтүләре, таң белән чыгып китеп, төнлә генә кайтып керүләр – барысы да хәтердә яңарды. Кызык вакытлар да, күңелсез хәлләр дә искә алынды.

Юл йөрү җиңел түгел, төрле вакытлар була, машина ватылулар. Менә шунда кемнең-кем икәне беленә дә инде.

-Минем әле эшли башлаган гына еллар, тәҗрибә зур түгел. Алексеевск янында машинам ватылды, Минсәгыйть абый Хуҗиевка, рәхмәт (инде мәрхүм), мине ташлап калдырмадылар, машинаны бергәләп көйләп, юлны дәвам иттек, - дип дистә еллар элек булган вакыйганы искә алды Исмәгыйль Сәлахиев.

Авыр вакытларда булышучылар бер дә онытылмый ул.

Чара барышында шоферлар уйнап та алдылар, табын артында сыйлана-сыйлана матур җырларын да тыңладылар, дөнья мәшәкатьләрен онытып, бераз булса да ял иттеләр, күңел ачтылар.

Сәрия Бикбова

Бәркәтә авылы

 Фәния Кашапова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев