Бәркәтә авылы мәдәният йортында балалар өчен лагерь эшли
Бәркәтәдә мәдәният йорты каршында беренче тапкыр балалар өчен “Әйдә!” исемле иҗат лагере ачылган.
- Безнең лагерьга 5 яшьтән алып 14 яшькә кадәр 30 бала йөри, араларында бәркәтәлеләр генә түгел, Әлмәттән, Яр Чаллыдан әби-бабайлары янына җәйге каникулларга кайткан кунаклар да бар, - диде лагерьның өлкән вожатые Альмир Жораев.
Лагерьның программасы җиде көнгә исәпләнгән. Һәр көн аерым бер тема астында уза һәм ул “Әйдә” сүзе белән башлана. Әйтик, “Әйдә, танышабыз!” дигән көнне балалар бер-берсе белән якыннанрак танышканнар, отрядларның исемләрен, девизларын уйлап тапканнар. Оештыручылар сүзе буенча, “Әйдә, Чирмешәнгә!”, “Әйдә, сәяхәткә”, “Әйдә, эшлә” һәм башка көннәр дә биредә бик күңелле узарга тиеш. Монда көн саен берничә чара, шул исәптән кызыклы кешеләр белән очрашу да, планлаштырылган.
- Балалар белән ике студент кыз шөгыльләнә. Лагеребызны юкка гына “иҗади” дип атамадык. Балалар үзләре дә һәр чарада актив катнашалар, төрле рольләр башкаралар, кыскасы, барлык фантазияләрен эшкә җигәләр, - диде Альмир Андреевич. - Форсаттан файдаланып, безгә матди ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә, “БИО-АГРО” җәмгыятенә балалар һәм ата-аналар исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Лилия Саттарова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев