Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтә әбиләре лагерьда йога серләрен дә өйрәнгән

Бәркәтә авылының мәдәният йортында бер атна дәвамында өлкәннәр өчен “Икенче сулыш” дип аталган лагерь эшләде.

- Әлеге проектны икенче ел рәттән тормышка ашырабыз. Быел лагерьга даими рәвештә 19 кеше йөрде, күпчелеге – былтыргы составтан, яңа кешеләр дә килде, иң өлкәне – 81 яшьлек Мәхтүмә апа Сибгатуллина иде, - диде проект җитәкчесе, “Татарстан- Яңа гасыр” хәрәкәтенең Чирмешән бүлегендәге яшьләр белән эшләү җитәкчесе Альмир Жораев. – Бу – бик күп кешенең гомуми хезмәт нәтиҗәсе. Беренче чиратта, район башлыгы Рамил Айбатовка бик зур рәхмәт, ул безгә гел ярдәм итеп тора, авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллинга, эшмәкәр – безнең иганәче Рәмис Минхановка, районның ветераннар советына, инвалидлар оешмасына, хезмәттәшләремә һәм апа-әбиләргә. Алар шулкадәр актив, кызыксынучан, позитив... Алар белән эшләү бик рәхәт.

Бер атна дәвам иткән лагерьда көн саен нинди дә булса кызыклы чара узган: очрашулар, викториналар, уеннан, экскурсияләр... Россия Федерациясе Президентының “Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен” Указы белән якташыбыз Давлетшин Рәнис Рәшит улы Батырлык ордены белән бүләкләнде (үлгәннән соң). Өлкәннәрнең район башлыгы Рамил Айбатовка да сораулар бирергә мөмкинлекләре булган. Йога, скандинавларча йөрү, буыннар өчен зарядка, финанс белеме дәресләре һәм бергә чәй эчүләр. Болар барысы да бәркәтәлеләрнең күңелендә озак сакланыр.

- Бер атна бер мизгелдә үтеп китте. Бик күңелле булды. Безнең бит каядыр чыгып йөргәнебез юк. Ә монда без Илсия Бәдретдинова белән дә очраштык. Район башлыгы Рамил Айбатов та килде. Ул безгә район тормышы турында сөйләде. Һәм минем быел зур хыялым тормышка ашты – без Болгарга экскурсиягә бардык. Бик арысак та, бик канәгать булып кайттык, - диде Рәмилә Минһаҗева, Өлкәннәр көне һәм әлеге проектның тәмамлануы уңаеннан клубта узган бәйрәмдә.

- Ялыбызны шулай күңелле оештырган мәдәният йорты хезмәткәрләре: Альмир Жораевка, Фәния Кашаповага, Гөлфия Гатауллинага бик зур рәхмәт, - диде Бәркәтә авылының ветераннар советы рәисе Сәрия Бикбова.

Авылның әби-бабайларын районның ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева да бәйрәм белән тәбрикләделәр.

- Мин бу авылның килене, үзем Казан кызы. Без үзебез шәһәрдә яшибез, ләкин апрель башында кайтабыз һәм ноябрьдә генә китәбез. Бәркәтәне бик яраттым. Каеннатам, каеннанам да бик әйбәт кешеләр иде, күршеләр белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Минем хәтта китәсем дә килми авылдан. Өлкәннәр өчен лагерьда узган көннәребез искиткеч, шундый күңелле булды. Мин былтыр да катнаштым, быел да рәхәтләнеп яратып йөрдем, - диде Яр Чаллыда гомер итүче Гөлсәвия Мифтахова.

Бу көннәрдә районыбызның башка авылларында да өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәмнәр оештыралар, чәй табыннары әзерлиләр, очрашулар, акцияләр үткәрәләр. Декада дәвамында бер генә өлкән буын вәкиле дә игътибарсыз калырга тиеш түгел.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев