Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бала гаиләдә яшәргә тиеш

Бүген опека һәм попечительлек бүлегендә тәрбиягә бала алган 17 гаилә (аларда 29 бала тәрбияләнә) һәм опекага алган 12 гаилә (монда 17 бала тәрбияләнә) исәптә тора.

-Тәрбиягә бала алган якташларыбызны чын мәгънәсендә олы йөрәкле кешеләр дияр идем. Гаилә җылысын бернинди балалар йорты, мәктәп тә алыштыра алмый, - диде опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Лилия Хожаева. – Әгәр дә андый теләгегез бар икән, безнең бүлеккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Балаларны тәрбияләгән өчен гаиләләр пособие ала, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  - 9357, укучыга - 10790 сум күләмендә.

Тәрбиягә бер бала алган ата-анага хәзерге вакытта 3000 сум хезмәт хакы түләнә, әгәр тәрбиягә бала алган ата-ананың педагогик яки медицина белеме булса, хезмәт хакына 50 процент өстәмә түләнә.

Моннан тыш, тәрбиягә бала алган гаиләләр төрле ташламалардан файдалана. Күп балалы гаиләләр коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә 30 процент күләмендә субсидиягә, 6 яшькә кадәрге балалар өчен дару чаралары сатып алуга хокуклы.

-Билгеле, чит балаларны гаиләгә сыендыру – җитди адым. Моңа барганчы, мең кат уйларга кирәк. Күпчелек гаиләләрдә тәрбиягә алган балаларны якын күреп, яратып яшиләр. Әмма, кызганычка каршы, башка гаиләләрдәге кебек үк, проблемалар да булгалый, - ди бүлек җитәкчесе.

Форсаттан файдаланып, Лилия Галимҗан кызы балаларга даими рәвештә матди ярдәм күрсәтүче иганәчеләргә: Диана Шакировага, Рәфис Мусинга, Радик Әхмәтҗановка, Булат Латыповка, Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

фото рекакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев