Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәйрәмнәр вакытында уяу булыйк

Соңгы кыңгырау, Сабантуй, дәүләт имтиханнары тапшыру, балаларның җәйге ялы вакытында террорчылык гамәлләрен кисәтү уңаеннан бүген үк конкрет чаралар күрү мөһим.

Җаваплылар белән әңгәмә, инструктаж үткәрү, гадәттән тыш хәлләр очрагында үз-үзебезне ничек тотарга кирәклеге, кизү торуны оештыру, биналарга керү-чыгу режимын көчәйтү, янгыннарны кисәтү хакында чыгышларда иң элек шуларга игътибар юнәлдерделәр.

Мондый көннәрдә авыл җирлекләренә, хокук саклау органнарына аеруча зур җаваплылык йөкләнә.

Комиссия әгъзалары, мәктәпләр директорлары, мәдәният йортлары мөдирләре, авыл җирлекләре башлыклары, кайбер оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре катнашкан утырышта мәдәният объектларын паспортлаштыру эшен якын көннәрдә төгәлләү бурычын куйдылар, аларда  һәм башка кайбер социаль объектларыда тагын видеоҗиһазлар кую, булганнарын яңарту кирәклеген әйттеләр.

Утырышны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов алып барды.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев