Бәйрәм көннәрендә Чирмешәннең полиция хезмәкәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк
Алдагы атналарда халыкны май бәйрәмнәре көтә. Аларны эчтәлекле итеп, шул ук вакытта бәла-казасыз, хәвеф-хәтәрсез дә уздыру зарур.
Районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында төп сүз дә шул хакта барды. 1 Май – Яз һәм хезмәт, 9 Май – Бөек Җиңү бәйрәмнәре чараларында райондашларыбызның куркынычсызлыгын тәэмин итү – җаваплы бурыч.
Утырышта чыгыш ясаган Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Александр Мордвинов сүзләренчә, 1 майдан 12 майга кадәр районның полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк.
- Бу чорда районыбыз торак пунктларында өстәмә профилактик рейдлар оештыру күздә тотыла. Кеше күп җыелачак бәйрәм чараларында халык куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында тиешле чаралар күреләчәк. Бәйрәм көннәрендә автотранспорт руле артына исерек килеш утыручыларны ачыклау буенча да контрольне көчәйтәбез, - диде Александр Алексеевич.
Торак пунктларыбыздагы хәрби дан монументларын, һәйкәлләрне, стеллаларны мәсхәрәүләрдән, пычратулардан саклау да – мөһим мәсьәлә. Сүз уңаеннан әйтик, бүген районның 18 авыл җирлеге территориясендә Бөек Ватан сугышында җиңүне мәңгеләштерә торган 31 объект исәпләнә: 25е – һәйкәл, өч мемориаль такта, өч стелла.
Уяулык һәр өлкәдә булсын, диелде террорчылыкка каршы утырышта. Бу хакта инде беренче генә әйтүләре түгел: торак пунктларыбызда ят кешеләр, ят транспортлар шик уятырга тиеш. Уяулык үзебез өчен, хәвефсезлегебез өчен мөһим. Бәйрәм чаралары вакытында район үзәгендәге автотранспорт хәрәкәте дә өлешчә, вакытлыча чикләнергә мөмкин. Халкыбыз моны да аңлап кабул итсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев