Бәйрәм көннәрендә Чирмешәндә профилактик рейдларны ешайталар
Май ахыры, июнь ае: районда бәйрәм арты бәйрәм. Күп кеше җыела торган әлеге чараларны бәла-казасыз үткәрсәк иде.
Корбан бәйрәме, мәктәпләрдә – “Соңгы кыңгырау”лар, чыгарылыш кичәләре, Балаларны халыкара яклау көне, Сабан туйлары, Россия көне – һәммәсендә халкыбызның иминлеген тәэмин итү зарур. Террорчылыкка каршы район комиссиясенең район мәдәният йортында узган киңәйтелгән утырышында уяулык, саклык мөһимлеген кат-кат аңлаттылар. Район прокуроры Илдар Солтанов та саклану чараларының “для галочки” өчен генә түгел, тиешле дәрәҗәдә үткәрелергә тиешлеген әйтте.
Әлбәттә, бәйрәм көннәрендә таякның калын башы хокук сакчыларына - полиция хезмәткәрләренә төшә.
-Хезмәткәрләребез бу көннәрдә көчәйтелгән режимда эшләячәк, тикшерү-эзләү төркемнәре составы арттырыла. Оператив хәл катлаулану очрагына резерв булдырылачак. Район торак пунктларына профилактик рейдларны көчәйтәбез: бар максат - бәла-казаларны, җинаять кылуларны, террорчылык, экстремизм очракларын булдырмау, - диде утырышта Россия ЭЭМның Чирмешән район бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнар Җиһаншин.
Илнар Илфак улы әйтүенчә, бәйрәм көннәрендә автоинспекторлар да тикшерү рейдларын ешайтачак. Бигрәк тә руль артына исерек килеш утыручыларны ачыклауга игътибар арттырыла.
Мәктәпләрдәге чыгарылыш кичәләре, имтиханнар вакытында, “Кояшлы” лагеренда ял итүче балаларның иминлеген кайгырту да – көнүзәк мәсьәлә. Террорчылыкка каршы район комиссиясе утырышында төрле хезмәтләргә әлеге уңайдан да конкрет бурычлар куелды.
Билгеле, халкыбыз да уяу булырга тиеш. Шикле адәмнәр хакында полиция хезмәткәрләренә хәбәр итү зарур. Ут-күз чыкмасын – көннәр коры, кызу көннәрдә, бусы да мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев